Балтач таңнары
+30 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Новости
2 июль , 10:56
“ Икесеннән кача алдым, өченчесеннән котыла алмадым"
СВО яугире Алмаз Рәхмәтуллин: “ Икесенннән кача алдым, өченчесеннән котылып булмады”.
“ Икесеннән кача алдым, өченчесеннән котыла алмадым"
Алмаз Нәдип улы белән Иске Балтач авылында узган Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә берничә сүз алыштык.
Алмаз Нәдип улы 1982нче елда Иске Балтач авылында туган. Район үзәгендәге 1нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфада юридик колледжында белем алган.
Хәрби бурычын Казан шәһәре янында урнашкан хәрби частьләрнең берсендә узган. Армиядә хезмәт иткән вакытында контракт төзегән булган. Райондашыбыз бүлек командиры буларак хезмәт юлын узган.
Чурапан авылы кызы Альбина белән гаилә коргач Сәйтәк авылында яши башлаганнар. Себер тарафларында эретеп-ябыштыручы буларак эшләгән.
2025нче елның май аенда контракт төзеп махсус хәрби операциягә юлланган булган.
— СВОга барганыма үкенмим. Дрон шартлап каты җәрәхәтләр алдым. Икесеннән качтым, өченчесеннән котылып булмады. Эчке органнарга каты зыян килде,—ди ул.
Сәләматлеге какшау сәбәпле, Алмаз тормышны яңача башлый. Туган нигезенә кайта алса да ул яу яланында калган иптәшләре өчен борчыла.
Ут эчендә булган, үлем белән күзгә-күз очрашкан Алмазның яшәү көче , дәрте сүрелмәсен диясе килә. Ике улына, кызына, тормыш иптәшенә ныклы терәк, таяныч булсын.
Автор:
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"