Новости
30 Июня , 11:35

Июльдә Башкортстанда коры һава торышы көтелә

Озакка сузылган явымнардан соң синоптиклар фаразларын җиткергән.

Июльдә Башкортстанда коры һава торышы көтеләИюльдә Башкортстанда коры һава торышы көтелә
Июльдә Башкортстанда коры һава торышы көтелә

Башгидромет белгечләре җиткергән мәгълүматлар буенча, агымдагы атна уртасыннан Башкортстанда һава торышының яхшыруы көтелә. Июль ае көндез һава температурасының +24, +25 градуска кадәр күтәрелүеннән башланачак. Төнлә һава +10, +15 градуска кадәр җылыначак.

«Фобос» һава торышын фаразлау үзәге синоптиклары хәбәр итүенчә, июльнең беренче яртысында Башкортстанда яңгырлар дәвам итәчәк. Ай ахырына кадәр коры һава торышы урнашачак.

Июльнең соңгы атнасында җәйге эсселәр кире кайтачак. Көндез һава температурасы +29, +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төннәр дә җылы булачак - һава температурасы +17, +18 градуска кадәр күтәреләчәк.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас