

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Айгөл Нафикова тарафыннан оештырылган “Традицияләр көче: Россия халыкларының милли спорт төрләре” дип аталган спорт-мәдәни фестиваль узды.
Чара төрле өлкә вәкилләрен бер мәйданга җыйды. Фестивальдә махсус хәрби операция ветераннары, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүчеләр, эшкуарлар һәм колледж студентлары катнашты.
Айгөл Нафикова кунакларны сәламләп, милли спорт уеннарының халыкларның мәдәни мирасын саклауда, яшь буында туган якка һәм милли традицияләргә хөрмәт тәрбияләүдә әһәмиятле урын тотуын билгеләп үтте. Катнашучыларга шулай ук махсус хәрби операция ветераннары, райондагы мәшгульлек үзәге директоры Гөлфинә Сафина, эшкуарлар Алсу Борһанова һәм Альмир Хәйдәршин да үз теләкләрен җиткерде.
Фестивальнең иң мавыктыргыч өлеше милли спорт ярышлары булды. Үзәк урынны милли көрәше алды. Көч сынашуда Дамир Сайфетдинов беренче урынны яулады. Икенче урынга Тимур Фазлетдинов чыкса, өченче урын Тимур Шарафиевка бирелде.
Катнашучылар шулай ук “Тырмаш” – аркан тартышу ярышында да көч сынашты. Махсус хәрби операция ветераннары белән колледж студентлары арасындагы бәйге кызу көрәш һәм күтәренке кәеф белән истә калды.
Тамашачыларның күңеленә аеруча агач кашыкка йомырка салып йөгерү кебек күңелле эстафета хуш килде. Ә казах халкының “Кокпар” уены фестивальгә милли рух һәм үзенчәлек өстәде.
Чара ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Традицияләр көче” фестивале милли спорт уеннарының сәламәт яшәү рәвешен генә түгел, ә халыклар арасындагы дуслыкны, үзара хөрмәтне һәм бердәмлекне ныгытуын тагын бер кат раслады.