Новости
29 июнь , 05:01

Шалканны дөрес итеп үстерергә, дөрес сакларга да кирәк

Витаминнарга бай үсемлекне вакытында утырту, корткычлардан һәм уңышны тиешле шартларда саклау серләрен агроном Рәүзәнә Хаматнурова киңәшләреннән таба аласыз.

Шалканны дөрес итеп үстерергә, дөрес сакларга да кирәкШалканны дөрес итеп үстерергә, дөрес сакларга да кирәк
Шалканны дөрес итеп үстерергә, дөрес сакларга да кирәк

Бәрәңге барлыкка килгәнче, шалкан Россиядә төп яшелчә булган. Аннан күп төрле ризыклар әзерләгәннәр һәм икенче икмәк дип санаганнар. Шалкан үстерү гади, тиз өлгерә һәм тәмен югалтмый саклана. Аның составында В группасындагы витаминнар, кальций, калий һәм клетчатка күп. Шуның аркасында шалкан иммунитетны ныгыта, ашкайнатуны яхшырта. Тамыр маенда үзенчәлекле хуш ис һәм татлы тәм бар. Яшелчә - тиз өлгерә, салкынга бирешми торган үсемлек (шытымнардан алып техник өлгерешкә кадәр 65-75 көн үтә), туфракка бик үк таләпчән түгел. Шалканның эче сары, авырлыгы якынча 60-150 грамм. Күпчелек тамыразыклар кебек үк, шалканда кыш буе бик яхшы саклана. Шалкан тыгыз, сусыл һәм шактый баллы. Яшелчәләрне чи килеш ашарга мөмкин ачык торма белән редис кебек, ләкин шулай да аны пешкән килеш ешрак ашыйлар. Шалканны пешерәләр, кыздыралар, киптерәләр һәм тозлыйлар. Ул үсемлек мае, кишер, алма, каймак, яшел тәмләткечләр, бал белән бик тәмле чыга. Шалканнан запеканка, гарнир, пюре, аш әзерлиләр.

Шалканны яз көне җир җылынгач чәчәләр. Җәйге уңышны алу өчен июльдә икенче тапкыр утыртырга мөмкин. Үсемлекләр арасындагы ара 10 сантиметр, ә 30 сантиметр рәтләр арасында берничә орлык чәчәргә кирәк, чын ике яфрак барлыкка килгәч, бер көчле үсенте калдырып, сирәкләү шарт. Шалкан — дым яратучан үсемлек, ләкин артык юештән сакларга кирәк. Аны тамырның диаметры 6-10 сантиметрга җиткәндә җыялар. Шалканның төп дошманы — чәчүлекләргә иртә һәм соңга калып утыртканда зыян китерә торган крестоцветная блошка. Аңа каршы комплекслы рәвештә көрәшергә кирәк:

- даими рәвештә түтәлләрне йомшартып, казып торырга;

- хуш ис бүлеп чыгара торган (календула, бәрхет, настурция, сарымсак, томатлар) үсемлек янына утыртырга;

- туфракның дымлылыгын сакларга (корткычлар дымланган туфракны яратмыйлар). Җитешкәч шалканны түтәлләрдә калдырырга кирәкми, чөнки ул ачы була, ә үсемлекнең йомшагы тупас була, андый тамыр начар сакланачак. Җыелган уңышны саклау өчен салкынча урыннардан файдаланалар. Яшелчәләрне тартмаларга салып ком сибәләр, шулай ук саклау өчен полиэтилен пакетлар һәм капчыклар кулланырга була.

Рәүзәнә Хаматнурова, «Россельхозцентр» учреждениесе Балтач бүлегенең әйдәүче агрономы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас