Кирәк: 500 г сөт өсте (33%), 500 г җиләк, 1 чәй кашыгы ванилин, 200 г куертылган сөт (сгущенка), 200 г шикәр пудрасы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы лимон согы.
Сөт өстен блендерда күпертәбез. Ванилин, куертылган сөт һәм шикәр пудрасы өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Катнашманы савытка тутырып, өстен азык-төлек пленкасы белән каплыйбыз да 3 сәгатькә туңдыргычка куябыз. Туңдырма шома булсын, боз бөртекләреннән тормасын өчен, һәр 30 минут саен болгатабыз. Шул арада җиләкне юып, яфракларыннан чистартабыз. Викторияне турап, шикәр комы белән катнаштырабыз һәм блендерда боламыкка әйләндергәч, 1 сәгатькә суыткычка озатабыз. Пыяла бокалга яртылаш туңдырма салып, өстенә җиләк боламыгы һәм туралган җиләк куябыз.
Чыганак: ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН