Новости
26 июнь , 04:33

"Фәнис Хөсәенов якын дустым иде..."

“Без бармасак фашизм безгә килер иде...”

"Фәнис Хөсәенов якын дустым иде...""Фәнис Хөсәенов якын дустым иде..."
"Фәнис Хөсәенов якын дустым иде..."

 Бүгенге көндә СВОда ут астында йөрүче егетләр— Артур Нуриев һәм  Ильфир Нисафетдиновлар белән  Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында таныштык. Алар имтиханнар тапшыру өчен махсус рәвештә үзләре һөнәр үзләштергән уку йортына килгәннәр иде.

 Артур Әдис улы  Тәтешле районы егете. “Туман” позывнойлы яугир  2024 елның 13нче  гыйнварыннан СВОда хезмәт итә. Мобилизация вакытында аның бихисап туганнары СВОга юллана. Берсе һәлак була, икенчесе хәбәрсез югала. Ике абыйсы җәрәхәтләр алып кайта.  Якын дусты Фәнис Хөсәенов СВОда һәлак була. Олы абыйсы сыман якын күргән кешесен югалтуны авыр кичерә ул. Бу хәбәрне ишеткәч үч алу хисе тагын да көчәя һәм   ул контракт төзеп фашизмга каршы чыга.   Бүген ул хәрби хәрәкәтләр ветераны.  Егерме биш яшьлек яугирнең күкрәген “Авдеевканы алган өчен”  һәм башка медальләр бизи.  “Туман” бүген БПЛА операторы, сапёр да.

Бик күп җәрәхәтләр алса да, фашизмга каршы чыкканы өчен бер дә үкенми, без булмасак кем барыр иде, дип фикер йөртә ул.

Нөркә авылы егете Ильфир Нисафетдинов Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында автомеханик һөнәрен үзләштергән мәлендә  СВОга барырга карар кыла. Ул агымдагы елның 28 мартында контракт төзи. Чиләбе шәһәрендә укуларда булганнан соң Донецк тарафларында хәрби заданиеләр үти. Бүгенге көндә ул БПЛА операторы.  Теория һәм практиканы тиз арада үзләштергән ул. Яшь кенә егетләр җитди адымга баруны үзләренең бурычлары итеп саный. Кыю егетләр фашизмга каршы. Аларга исән-имин туган якларына кайтырга язсын диясе килә. 

БПЛА гаскәрләре белән кызыксынучылар 122 номерына шалтырата ала. Моннан тыш, Башкортстанда контракт буенча хезмәткә кагылышлы башбат.рф сайты яңартылды. Портал СВО зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен БПЛА гаскәрләре өстенлекләре турындагы мәгълүмат белән тулыландырылды. Шулай ук барлык сораулар буенча Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатка 8(34778)-2-16-76 телефон номеры буенча яисә Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 103 адресы,  шулай ук Балтач районы буенча хәрби комиссариат бүлегенә (34753)-2-13-34 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итегез. Адресы: Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 47нче йорт.

 

 Газим ТАЛИПОВ фотосы.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас