

Бүген район Хакимиятендә телләр буенча административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр районда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү, шулай ук «Башкортстан халыклары телләре турында»гы законның үтәлешен тәэмин итүгә багышланды.
Утырышны комиссиянең җаваплы секретаре Гөлнара Шәймөхәмәтова ачып җибәрде. Ул көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең әһәмиятен билгеләп үтеп, телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшчәнлекнең бүгенге көндә аеруча мөһим булуын ассызыклады.
Утырыш барышында район башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова чыгыш ясады. Ул Архангел районында узган табын ырулары вәкилләренең VI съезды һәм VIII «Табын-фест-2026» төбәкара яшьләр фестивале турында сөйләде. Әлеге зур чарада Балтач районы делегациясе дә актив катнашып, төрле конкурсларда һәм мәдәни программаларда уңышлы чыгыш ясаган. Мондый форумнар милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклауда мөһим роль уйный.
Комиссия утырышында мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеккә дә аерым игътибар бирелде. Гөлнара Шәймөхәмәтова билгеләп үткәнчә, бүген райондагы 14 гомуми белем бирү оешмасында биш туган тел – рус, башкорт, татар, мари һәм удмурт телләре өйрәнелә. Укучыларга үз милләтенең телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү өчен кирәкле шартлар тудырылган.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә бу юнәлештә системалы эш алып барыла. Районда эшләп килүче 15 балалар бакчасының сигезендә башкорт, татар һәм мари телләрен өйрәнү оештырылган. Моннан тыш, 2026–2027 уку елында Иске Балтач авылындагы «Буратино» балалар бакчасында татар телен өйрәнү буенча яңа төркем ачу бурычы куелган. Бу исә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтән үк башлап җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Утырышта шулай ук «Башкортстан халыклары телләре турында»гы законның үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре каралды. Телләр буенча административ комиссия әгъзалары тарафыннан Иске Балтач авылындагы сәүдә нокталарында һәм башка җәмәгать урыннарында даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Алар барышында элмә такталарның, мәгълүмат язуларының һәм күрсәткечләрнең дәүләт телләре нормаларына туры килүе тикшерелә. Рейд нәтиҗәләре буенча үткәрелгән анализ телләр турындагы закон таләпләрен үтәү буенча эшне тагын да камилләштерү кирәклеген күрсәтте.
Шулай ук утырыш кысаларында «Башкортстан халыклары телләре турында»гы законны гамәлгә ашыру буенча комиссия составын яңарту турында карар кабул ителде.
Комиссия әгъзалары башкарылган эшләргә йомгак ясап, Балтач районында төрле милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәни мирасын саклау өчен уңай шартлар тудырылуын билгеләде. Районда милли-мәдәни берләшмәләр эшли, төрле фестивальләр, бәйгеләр һәм мәдәни чаралар үткәрелә. Балалар һәм яшьләр үз халкының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү мөмкинлегенә ия.
Утырышта урам исемнәрен, юл күрсәткечләрен, элмә такталарны һәм башка мәгълүмати язуларны дөрес рәсмиләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу эшне башкарганда белгечләрдән киңәш алу һәм тиешле комиссияләргә мөрәҗәгать итү мөһимлеге ассызыкланды.
Утырышта туган телләрдә нәшер ителүче матбугат басмаларының әһәмиятенә дә аерым тукталдылар. Билгеләнүенчә, гәзит-журналлар милләтнең рухи хәзинәсен, тарихын, гореф-гадәтләрен һәм туган телен саклауда зур роль уйный. Туган телдә басылган матбугатны уку кешенең сүз байлыгын арттыра, милли мәдәният белән кызыксынуын көчәйтә, яшь буынны халкыбызның "кыйммәтләре" белән таныштыра. Шуңа күрә комиссия әгъзалары район халкын татар, башкорт һәм башка туган телләрдә чыгучы басмаларга язылырга, аларны даими укырга чакырды. Туган телнең яшәве гаиләдә генә түгел, мәгълүмат киңлегендә дә дәвам итәргә тиеш, дип ассызыкланды утырышта.
Шулай ук катнашучыларга башкорт телендәге язуларда очраган хаталарны ачыклау өчен махсус булдырылган «Город без ошибок. Башкортостан» чат-боты турында искәртелде. Аның ярдәмендә республика халкы җәмәгать урыннарындагы язмаларда күргән хаталар турында хәбәр итә ала. Барлык мөрәҗәгатьләр дә «Инцидент-менеджмент» системасы аша эшкәртелә һәм җаваплы хезмәтләр тарафыннан карала.
Телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә алып барылган эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Чөнки туган тел – халыкның тарихи хәтере, мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы. Аны саклау һәр буынның уртак җаваплылыгы булып тора.