Новости
24 Июня , 11:12

Балтачта колледж студентлары демонстрацион имтихан тапшыра

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының чыгарылыш курс студентлары демонстрацион имтихан тапшыра

Балтачта колледж студентлары демонстрацион имтихан тапшыраБалтачта колледж студентлары демонстрацион имтихан тапшыра
Балтачта колледж студентлары демонстрацион имтихан тапшыра

Агымдагы уку елында колледжта 247 студент һөнәр үзләштергән. Тәтешле районы Бүлкайпан филиалында 75 студент белем алган.

Быел  25 студент автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәтләндерү мастеры  һөнәрен үзләштергән.

 Егетләр теоретик яктан белемнәрен исбатлаган инде. Демонстрацион имтиханнар берничә көнгә сызыла,  чөнки көнгә 5-6 студент имтихан тапшыра. Алар дүрт мәйданчыкта практик  белемнәрен күрсәтә.  Егетләр җиңел машиналарның двигательләрен сүтеп кора, ремонтлау эшләрен башкара.

 Имтиханнарга экспертлар читтән килгән. Булачак автомеханикларның белемнәрен Илгиз Закиров җитәкчелегендәге экспертлар бәяли. Экспертлар сафында Радик Вәлиәхмәтов,  Илдар Хәбиров,  Финат Халимуллин, Алмаз Саяфетдиновлар, алар студентларның практик осталыгына, белеменә бәя бирә.

Шушы көннәрдә  50дән артык студент авыл хуҗалыгы производствосы мастеры буларак демонстрацион имтихан тапшыра.   Имтиханның баш эксперты “Рассвет” җәмгыяте җитәкчесе  Фидәрид Мирһаҗев. Экспертлар составында Аскын районы кешеләре күп. Камил Нурмиев, Альмир Дихин, Евгений Ковин, Вадим Хөрмәтуллиннар.  Булачак тракторчылар белемнәрен практикада никадәр куллана белүләрен  күрсәтәләр.

Бүген шушы имтиханга “Туман” позывнойлы яугир дә килгән иде. Ул махсус рәвештә имтиханннар тапшырырга кайткан. “Туман” 2024нче елның 13нче гыйнварыннан башлап СВОдә. Ул анда контракт төзеп киткән булган. Бүген ул хәрби хәрәкәтләр ветераны.  Егерме биш яшьлек яугирнең күкрәген “Авдеевканы алган өчен”  һәм башка медальләр бизи. Бик күп җәрәхәтләр алса да, фашизмга каршы чыкканы өчен бер дә үкенми, без булмасак кем барыр иде, дип фикер йөртә ул.

Булачак тракторчылар һәм автомеханиклар демонстрацион имтихан тапшырып, үзләре сайлаган юлның, һөнәрләренең киләчәчктә файдасын күрер дип өметләнәбез.

Повар-кондитер һөнәрен үзләштергән 23 студент та демонстрацион имтихан тапшыра. Егерме кыз һәм 3 егет осталыкларын исбатлый. Аш-су әзерләү серләренә өйрәтүчеләр укытучылары Резида Нартдинова, мастерлары Эльза Нуриева, Зинфира Тазетдиновалар студентлары алар. Алар өч төрле блюдо ясаганнар. Бәрәңге измәсе белән зрасы, эклер һәм яшелчәләрдән закускалар. Баш эксперт Гөлнара Рәҗәпова җитәкчелегендә комиссия аларга бәя бирә.

—Быелгы елга кадәр укучыларыбыз демонстрацион имтихан  тапшыру өчен Нефтекама шәһәренә барырга мәҗбүр иде. Бу бик зур финанс чыгымнар таләп итә. Быел шушы мәсьәләне хәл итек. Оештыру, база булдыру йезеннән зур эшләр башкарылды, бу бар яклар та отышлы эш булды,  —ди колледж директоры Ильшат Гафаров.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас