

Милли бәйрәмебезнең иң матур, борынгы һәм көтеп алынган йолаларының берсе— Сабантуйга бүләк җыю мизгелләрен тасвирлаган видеоны без сайтка бәйрәм алдыннан куйган идек.
Сабан туйны оештыру турында мәчеттә сөйләшәләр. Авыл халкы бу фикерне хуплап ала. Финанс яктан да бихисап авылдашлар кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Моңа кадәр дә ул биредә Корбан бәйрәме буларак үткәрелеп килә.
Оештыручыларның нияте дә изге була.
Шушы бәйрәмне күңел ачу өчен түгел, гасырлар буена килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны халыкка, бигрәк тә балаларга күрсәтүне төп максат итеп куйдык дип билгели оештыручылар.
Сабан туй күңелле чара буларак күпләрнең хәтер сандыгында сакланачагына шик юк.