Новости
22 июнь , 09:38

Түбән Иванайда Семык гөрләде

 Семык — мари халкының төп бәйрәме. Еллар дәвамында килгән йолаларын, милли гадәтләрен берләштерүче чараны һәммәсе көтеп ала. Җәй башлануын аңлатып, милли бәйрәмнәр календарен ачып җибәргән Семык бәйрәме быел да бихисап халыкны бер мәйданга туплаган чара буларак тарихка керде.

Түбән Иванайда Семык гөрләдеТүбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде

Бәйрәм мөһим вакыйга —махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларны искә алу, мемориалга  чәчәкләр салудан башланды. Шушы авыл биләмәсеннән  ничәмә ир-егет  тыныч күк йөзе өчен  гомерләрен биргәннәр.  Югары Иванайдан Дамир Галиәскаров, Радик Калиев,Олег һәм Алексей Янубаевлар, Борис Салиев, Артур Манаев,Түбән Иванайдан Арсений Янситов, Илдар Ханипов, Владислав Янгильдин, Янтимердән Максим Султаняров, Сергей Айбердин, Көнтүгештән Роберт Сафин, Тозлыбиннан Ростислав Апканиев, Дмитрий Гайнетдинов, Рудик Апканиев, Максим Акузиннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шуннан соң бәйрәм программасы төп мәйданга күчте. Кунакларны  җырлар һәм сый-нигъмәтләр белән каршы алдылар. Мари, татар, башкорт, рус һәм удмурт телләрендә кунакларны каршы алу биредә   берничә милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәвен чагылдырды.  БРнда мари халыкларының мулласы Геннадий Пастиев, районда мари халыкларының мулласы Иван Айметов, БР “Эрвел Марий” региональ җәмәгать оешмасы вәкиле, Бөре районы “Эрвел Марий” оешмасы җитәкчесе, БР фин-угор ассоцияциясе  идарәсе әгъзасы Вячеслав Сабиров, туган якны өйрәнүче, тарихчы Александр Изиляевлар  бу көнне безнең райондашларның шатлыкларын уртаклаштылар.

Балтач районында 18 мари авылы бар. Шушы авыллардан килгән  делегацияләр парады иң чагу мизгелләрнең берсе булды. Югары һәм Түбән Иванай, Тозлыбин, Янтимер,  Югары һәм Түбән Янактай, Мишкә, Магашлы- Алмантай, Ташлы Елга авылларының иҗат коллективлары һәр җирлектә мари мәдәниятенең никадәр бай һәм үзенчәлекле булуын күрсәтеп, үзенең уникаль программаларын тәкъдим итте.

 Бәйрәмгә килгәннәрне  район Хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча  башкаручы Максим Ахтариев, Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Ольга Гайнетдиновалар котладылар. Гуманитар ярдәм күрсәтүдә, Росииядә  Халыклар Бердәмлеге елы кысаларында  төрле чараларда актив катнашканнарга, “Атайсал— Кече Ватаным” ппроекты чикләрендә изге эшләр башкаручыларга  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Бәйрәм барышында  озак еллар бергә яшәгән Валентина һәм Данис Каляевлар хөрмәтләнде. Озын гомерле авылдашларын да  игътибарсыз калдырмадылар. Канямал Шаймухаметовага— 90, Янепа Салимяновага 95 яшьләре тулулары уңаеннан котладылар.  Яшь  пар Гайнитдиновлар гаиләсен беренче  балалары Анна дөньяга килү уңаеннан тәбрикләделәр.

  Бер генә минутка да җыр-моң тынмады. Утыздан артык номер җыйган зур концерт программасы тәкъдим ителде. Төрле фольклор коллективлары  чыгыш ясады. Тамашачылар мари, татар һәм башкорт биюләрен карадылар, халык җырларын,  дәртле такмакларны ишеттеләр. Бергәләшеп аркан бию— бәйрәмнең кульминацион өлеше булды, ул кечесен дә, олысын да  берләштерде.

Күргәзмәләрдә мари халкының никадәр булдыклы, уңган булуын күреп сокландык. Милли киемнәре күз явын ала, чиккән, теккән әйберләре матур, үзенчәлекле.  Сәүдә итү  эше дә гөрләде.Спорт ярышлары да кызу барды.

Семык бәйрәме  мари халкының традицияләре тере булуын һәм буыннан-буынга тапшырылуын янә бер күрсәтте. Бәйрәм катнашучылар күтәренке кәеф, шатлык,  бердәмлек хисе бүләк итте.

 Рифина ГАЛИЕВА.

 Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Түбән Иванайда Семык гөрләде
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас