

Түбән Карыш авылында Лилия Фәүзетдинованы күпләр актив җәмәгать эшлеклесе, тәҗрибәле оештыручы һәм туган авылы өчен җан атып йөрүче кеше буларак белә. Ул инде егерме елдан артык “Бердәм Россия” партиясенең Түбән Карыш беренчел бүлекчәсе секретаре вазифасын башкара һәм бу вакыт эчендә авыл тормышында күп кенә уңай үзгәрешләргә ирешүгә үз өлешен кертә.
Лилия Солтанбәк кызының эшчәнлеге һәрвакыт кешеләр мәнфәгатенә хезмәт итә. Аның җитәкчелегендә партиянең төрле социаль әһәмияткә ия проектлары тормышка ашырыла, авыл халкының көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән башлангычлар хуплау таба.
Соңгы елларда Түбән Карыш авылында башкарылган төзекләндерү эшләре моның ачык мисалы булып тора. “Реаль эшләр” проекты кысаларында җәмәгать киңлекләре яңартыла, авыл паркы төзелә, чишмәләр төзекләндерелә. Моннан тыш, тарихи истәлекләрне саклауга да зур игътибар бирелә – авыл өчен кадерле булган һәйкәлләр яңартылып, тәртипкә китерелә. Әлеге эшләр авылның күркәмлеген арттыру белән беррәттән, яшь буында туган якка мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүгә дә ярдәм итә.
Лилия Фәүзетдинова мәдәни тормыштан да читтә калмый. Авыл клубында эшләгән елларда ул партия ярдәме белән дә төрле бәйрәмнәр, очрашулар, иҗади кичәләр һәм мәдәни чаралар оештыра. Мондый чаралар авылдашларны берләштерә, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта, җәмәгать тормышын җанландыра.
Аның күпьеллык хезмәте һәм җәмәгать эшләрендәге нәтиҗәле эшчәнлеге лаеклы бәяләнә. Быел район Сабантуенда Лилия Солтанбәк кызына “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу бүләк аның еллар дәвамында куйган хезмәтенә, җаваплылыгына һәм район үсешенә керткән саллы өлешенә бирелгән югары бәя булып тора.
Бүген дә Лилия Фәүзетдинова җитәкләгән беренчел бүлекчә авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшли. Кешеләрнең тәкъдимнәре һәм мөрәҗәгатьләре игътибар үзәгендә кала, ә авылны үстерүгә юнәлтелгән яңа башлангычлар эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла.
Туган җир язмышына битараф булмаган, кешеләрне уртак максатлар тирәсендә туплый белгән мондый кешеләр авылларның бүгенгесе һәм киләчәге өчен ныклы терәк булып тора.