

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы +23, +28°булачак.
Шимбә көнне, 20 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +23, +28°.
Якшәмбе көнне, 21 июньдә, төнлә кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Һава температурасы төнлә +12, +17°, көндез +23, +28° булуы көтелә.