

Район мәдәният сараенда медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Медицина өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәте гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Алар авыруларны бертигез күреп, күңелләрен ихлас биреп дәвалыйлар. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булганмыни аларның!? Алар, чын мәгънәсендә, ак халатлы фәрештәләр. Авыручы нинди генә авыр хәлдә булса да, табибларны күргәч, яшәүгә, терелүгә өмете туа.
Залда медицина хезмәткәрләре, әлеге өлкә ветераннары, район җитәкчелеге һәм башка кунаклар җыелды. Тантаналы өлеш район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның котлау сүзләре белән ачылды.
—Сезнең хезмәтегез – иң мөһим һәм кирәкле хезмәтләрнең берсе. Сез кешеләргә сәламәтлек бүләк итәсез, тормышны саклап каласыз. Сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, — дип медицина хезмәткәрләренең көндәлек хезмәтенең мөһимлеген ассызыклап, дәрәҗәле бүләкләр тапшырды.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының “Күпьеллык намуслы хезмәте өчен” Почет грамоталары белән ультратавыш диагностикасы табибы Эрнст Кәримов һәм Эльвира Әгъзамова бүләкләнделәр.
“Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән хирургия бүлеге шәфкать туташы Ләйсән Такаева, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән Зөлфия Гаттарова билгеләнде. Шулай ук бер төркемгә район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм Почет грамоталары тапшырылды.
Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов үзенең чыгышында табиб һөнәренең җаваплылыгын ассызыклап, кешеләрне дәвалау өчен тирән белем генә түгел, ә һөнәри осталык, сабырлык һәм шәфкатьлелек кебек асыл сыйфатлар да кирәк булуын билгеләп үтте. Ул һәр хезмәткәрне үз эшенә намус белән карарга чакырды, халык сәламәтлеге сагында тугрылыклы булырга өндәде һәм шушы көннәрдә “Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен” медален алган табиб-терапевт Ләлә Гәрәеваны котлап, Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Врач-терапевт Альбина Фазылбәковага Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, табиб- дерматовенеролог Светлана Әхкәмовага Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бер төркем хезмәткәрләр Үзәк район дәваханәсенең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнелде.
Балтач үзәк район дәваханәсенең бберенчел профсоюз оешмасы рәисе Миләүшә Гыйзәтова Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Почет грамотасы белән шәфкать туташлары Гүзәлия Бариева һәм Лилия Хисамованы, Рәхмәт хаты белән табиб-педиатр Айдар Муллахмәтовны бүләкләде.
Тантаналы чара ахырында Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Балтач районының Почетлы гражданины Фәнил Гарифуллин чыгыш ясады. Ул медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларның кешеләр сәламәтлеген саклауга керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте. Үзенең изге теләкләрен җиткереп, тармак ветераннарына һәм бүгенге көндә хезмәт куючы ак халат ияләренә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Тантаналы өлештән соң, бәйрәм кунаклары өчен Башкортстаннын халык артисты, Татарстаннын атказанган артитсты Дамира Сәетова һәм Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбаховларның концерт программасы тәкъдим ителде. Чараны алып баручы Айдар Сираев үзенең осталыгы, ихласлыгы һәм күтәренке кәефе белән бәйрәмнең күркәм мохитен тудырырга ярдәм итте.
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган әлеге чара табибларның җәмгыять өчен фидакарь хезмәтенә күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе. Бу көнне медицина хезмәткәрләре үзләренең тынгысыз хезмәтләренең никадәрле әһәмияткә ия булуын тагын бер кат тойдылар. Алар һөнәри бәйрәмнәрендә халыкның рәхмәтен, җитәкчелекнең игътибарын һәм танылган җырчының күңелле чыгышыннан рухи азык алдылар. Әлеге бәйрәм табибларга алга таба эшләргә яңа көч, максатлар һәм илһам өстәр.