Новости
18 Июня , 11:30

Ун баланы үз канатлары астына алганнар

Имән авылында яшәүче Гөлшат һәм Рәмил Фәридоновлар 10 баланы үзләренең канаты астына алып, әти-әни назы, өй җылысы бүләк итәләр.

Ун баланы үз канатлары астына алганнарУн баланы үз канатлары астына алганнар
Ун баланы үз канатлары астына алганнар

“Һәр балага үзен өйдә көтүләрен, аңа ышануларын һәм һәрчак ярдәм итәчәкләрен белү мөһим", — диләр Гөлшат Рәис кызы һәм Рәмил Фәһим улы Фәридоновлар.

2020 елда алар әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алып тәрбияләү турында карар кабул иткән. Бүген аларның гаиләсендә ун бала үсә. Өлкән уллары армия сафларында хезмәт үтә, калганнары мәктәптә укый.

Фәридоновлар гаиләсе Имән авылында яши. Йортта һәр баланың ял итү, уку һәм яраткан эше белән шөгыльләнү өчен үз урыны бар.

"Без һәр балабызны шәхес итеп үстерергә тырышабыз. Һәркемнең үз холкы, үз мәнфәгатьләре һәм хыяллары. Безнең бурыч — сәләтләрен ачарга ярдәм итү һәм үз-үзенә ышанырга өйрәтү», - ди Гөлшат Рәис кызы.

Әти-әниләре балаларының укуына игътибарлы, мәктәп белән даими элемтәдә тора, алар өй эшләрен башкаруда ярдәм итә һәм җаваплылыкка өйрәтә. Гаиләдә балалар хезмәткә өйрәнеп үсәләр, әти-әниләренә һәрвакыт ярдәмгә әзерләр.

Биредә гаилә традицияләренә зур игътибар бирелә. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр, өлкәннәргә булышалар, йорт яны участогында эшлиләр, мәктәп һәм авыл чараларында катнашалар. Күп кенә эшләр бергәләп башкарыла.

"Гаилә — ул кеше башкалар турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнә торган урын. Без балаларыбызның игелекле һәм намуслы кешеләр булып үсүен телибез", — ди Рәмил Фәһим улы.

Фәридоновлар районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, балаларның иҗади мавыгуларын хуплый һәм аларның уңышларына сөенеп яши. Балалар өчен бу үзеңне төрле юнәлешләрдә сынап карау, сәхнәдә чыгыш ясау, яшьтәшләрең белән аралашу һәм зур коллективның бер өлеше итеп тою мөмкинлеге.

Бүген Фәридоновлар зур гаилә тормышы белән яши. Биредә һәр баланың расписаниесен беләләр, аның уңышларына шатланалар һәм уңышсызлыклар булса,  бергәләп кичерәләр. Монда " чит" һәм “үз" балалар юк, ә берсенең казанышлары барысы өчен дә уртак шатлык була. Һәр бала үз фикере мөһим икәнен аңлап үсә, аның мәнфәгатьләрен хөрмәт итәләр, ә аның тормышына битараф булмаган өлкәннәр һәрвакыт янәшәдә.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Ун баланы үз канатлары астына алганнар
Ун баланы үз канатлары астына алганнар
Ун баланы үз канатлары астына алганнар
Ун баланы үз канатлары астына алганнар
Автор:
Читайте нас