

Уенда катнашу шартлары катлаулы түгел. “Балтач таңнары” гәзитенә еллык яки яртыеллык, шулай ук редакцион подписка рәсмиләштерергә һәм квитанция күчермәсен редакциягә китереп терәктергә генә кирәк.
Бүгенге уенда бүләк откан абунәчеләр Иске Балтач авылыннан Л. Мөсәлимова (еллык подписка рәсмиләштергән), Ташлы –Елгадан Алима Нухова, Имән авылыннан Вәсига Кыямова, Нөркәдән Әлфия Рамазанова.
Алар Иске Балтатагы бер сәүдә йортының бүләк сертификатларына ия булдылар.
Бүләк отучыларны котлыйбыз һәм паспорт, ИНН кебек документлары белән редакциядә көтеп калабыз.
Ә сез язылдыгызмы гәзиткә?