Новости
18 Май , 11:39

Курчаклар ясаучы оста ул

Курчаклар ясаучы мировой судья  Миләүшә Гатауллина: “Курчаклар ясаганда күңелем белән ял итәм,  кул эшләре тынычландыра, көч бирә”

Курчаклар ясаучы оста улКурчаклар ясаучы оста ул
Курчаклар ясаучы оста ул

Агыйдел шәһәрендә яшәүче  Миләүшә Гатауллина белән без Балтачта узган “Мин яратам сине, тормыш!” республика фестиваленең сайлап алу турында таныштык.

 Миләүшә Хатип кызы мировой судья  булып эшли. Җитди һөнәр иясе ул. Кешеләрнең язмышларын хәл итү кебек җаваплы һәм мөһим бурыч аның иңнәренә салынган. Буш вакытларын да заяга уздырмый ул. Күңеленә хуш килгән шөгыль белән мәшгуль.

 Миләүшә Гатауллина йөзсез курчаклар ясый, аларның мимикасын күреп булмый. Әмма шушы курчаклар борынгыдан  баланы начарлыктан, күз тиюдән саклый, дип ышанганнар. Хәзер инде  алар заманча интерьер уенчыклары буларак бик популяр.  

Курчакларны йомшак тукымалардан ясый  ул, аларны кулда тотуы ук рәхәт. Аларны бизәү өчен төрле бисерлар куллана.

Ни гаҗәп, курчаклары бер-берсеннән матур, бер-берсен кабатламый.

—Балалар сәнгать мәктәбендә эшләүче дустым бар. Аның белән очрашкач һәрвакыт иҗат итәбез. Кул эшләре күңелгә тынычлык бирә, —ди ул.

Моңардан тыш ул крест белән чигеп картиналар ясый.

Законнар сагында торучы Миләүшә Гатауллина да җир йөзендә матурлыкны арттыруда үз өлешен кертә.    

Курчаклар ясаучы оста ул
Курчаклар ясаучы оста ул
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас