Новости
18 Май , 04:39

“Кайтып керер бер көн әтием...”

Иске Балтач авылында яшәүче Амалия Сафина СВОда катнашучы яугирләрнең балалары арасында узган республика конкурсында катнашып сочинение язды. Үсмернең иҗат эше конкурсны оештыручыларның берсе булган республиканың “Йәшлек” гәзитендә басылды.

“Кайтып керер бер көн әтием...”“Кайтып керер бер көн әтием...”
“Кайтып керер бер көн әтием...”

Минем әтием Юнир Муллаян улы Сафин — махсус хәрби операция яугире. Без гаиләдә биш бала — минем эне-сеңелләрем бар.

Әтиебез фронтка юллангач, бар дөнья мәшәкате әниебез иңенә калды. Ул безне, балаларын, тәрбияләргә дә, барлык эшкә дә өлгерергә тырыша.

Әтиебез сугышка киткәнче янгын сүндерү частендә эшләде — кешеләрне, аларның мөлкәтен уттан коткара иде. Махсус хәрби операция башлангач, читтә кала алмады, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеде. Илсөярлекне, намусны өстен куйган кадерлебез башкача булдыра алмады. Тәвәккәлләр, кыю йөрәклеләр генә бу адымга бара аладыр.

 Әтиебез янәшәдә булганда барысы да әйбәт, дөньябыз түгәрәк иде. Җәй көннәрендә бөтен гаиләбез белән урманга гөмбә, җиләк-җимеш җыярга йөри торган идек. Баргач та алып барган савытларыбызны тизрәк тутыру өчен ярыш оештырабыз. Малайлар гөмбәне тиз җыя, кызлар җиләк җыярга оста.  Көннәр эссе торганда палатка алабыз да, күлгә су коенырга юлланабыз. Малайлар әтием белән палатка кора да, балык кармакларга китә, кызлар табын әзерли. Әтием күлдә безне дә йөзәргә өйрәтә иде. Көнозыны табигатьтә булабыз. Егетләр футбол уйнарга яратса, әтием белән әнием бадминтон уйный иде.

Кыш булса, әтием кышкы урманга сәяхәт оештыра, чаңгыда йөрибез, таудан тюбингта, бозда тимераякта шуабыз. Кызганычка каршы, бәхетле, гамсез чакларыбызны хәзер хәтерләргә генә калды.

2025нче елның ноябрендә әтиемне ДНРда Покровское юнәлешендә хәрби заданиега җибәргәннәр. Шуннан башлап кадерле кешебездән бер генә хәбәр дә юк, быел гыйнварда Ивановка авылы янында аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килде.

Без моңа ышанмыйбыз. Әтиебез бер мәл шалтыратыр, кайтып керер, дип өметләнәбез. Әниемнең ничек борчылып, кайгыруын, эне, сеңелләремнең: “Әти нигә һаман шалтыратмый? Ул кайчан кайта?”  — дип сораганнарын ишетү күңелемә шул тикле авыр. Һәр көн иртән уянгач та, әтием исән булсын, өйгә кайтсын, дип телим. Кадерле кешебезнең безнең хакта хәстәрлек күрүе, аның көчле куллары, елмайган, ачык карашы һаман күз алдында. Ул безнең гаиләбезнең терәге, саклаучысы булды, тормышыбызны бәхетле итте. Ансыз шул тикле авыр, үзебезне кайдадыр адашып калгандай тоябыз.

Их, әтиебезнең кайтуына куанып, аны кочаклап, тавышын бер ишетергә иде дә! Аны беркайчан да күрә алмаячакбыз, дигән уй белән килешергә теләмибез.

Әтиебез Юнир Муллаян улы — герой, ул илебезгә сынау килгәндә читтә кала алмаган, аның мәнфәгатьләре сагына баскан. Без әтиебез белән горурланабыз! Әмма бу тойгы гелән сызлану, әрнү, юксыну тойгылары белән янәшә. “Әти, исән генә булсаң иде!”— дип көне-төне дога кылабыз, кайтуыңа өметләнәбез.

Амалия Сафина. Иске Балтач авылы.

*Ә без Амалия Юнир кызы, аның әнисе, туганнарының, башка күп гаиләләрнең өметләре аклануын телибез!

Фото гаилә архивыннан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас