

Күп авылларда бик күркәм күренеш яшәп килә. Һәр яз саен зиратларда өмәләр үткәреп чистарталар, каберләрне тәрбиялиләр. Ләкин Иске Балтач авылы зиратында күңелне кырган күренешкә тап булырга туры килә. Арада рәшәткәләре ауган, балчыгы ишелгән (убылган) каберләр бар. Ә бит шушы каралмаган каберләргә җирләнгән мәрхүмнәрнең дә туганнары, һич булмаса якын кешеләре бар. Ник алар килеп якын кешеләренең мәңгелек йортын төзәтмиләр? Каберлеккә килеп, тәртпкә салып, мәрхүм җаннарның рухларына дога кылып кайтсалар, җаннары, рухары сөенеп калыр иде. Иртәме, соңмы, әҗәл барыбызга да киләчәк.
Аллаһы әйткән: “Кемнәргә җан бирелгән, барысы да кире кайтарылыр”.
Һәммәбез кылган гамәлләребез өчен җавап бирәчәкбез.
Безнең дә каберләребез җимерек хәлдә, караучысыз булса, җаннарыбыз рәнҗеп ятар дип уйламыйсызмы?
Көчебездән килгәндә зиратларга барып, каберлекләрне тәрбия итик. Әгәр көчебездән килми икән кемнәндер ярдәм сорыйк. Ярдәм итәрләр, беркем дә битараф калмас, минемчә.
Рамазан Ходайголов.
Иске Балтач авылы.
Автор фотосы.