

15нче майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм дата гаилә кыйммәтләрен саклау, ата-ана белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, җәмгыятьтә гаиләнең әһәмиятен искә төшерү максатыннан үткәрелә. Гаилә — кешенең иң ныклы терәге, күңел җылысы һәм тормыш чыганагы. Нәкъ менә гаиләдә кешенең холкы формалаша, буыннар арасындагы бәйләнеш саклана, милли гореф-гадәтләр киләчәк буыннарга тапшырыла.
Шушы матур бәйрәм уңаеннан район ЗАГС бүлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләү тантанасы узды. Ярты гасыр дәвамында иңне-иңгә куеп, тормыш юлын бергә атлаган гаиләләр бу көнне кабат яшьлек елларына кайткандай булды.
Тантанада Тибел авылыннан Анюта һәм Анатолий Мухаметзяновлар, Мишкәдән Роза һәм Генадий Ибакаевлар, Иштирәктән Венера һәм Әлфир Шәйхуллиннар, Яңа Ямурзадан Фәгыя һәм Фәгыйль Ялаевлар, Вера һәм Виктор Башировлар, Иске Балтачтан Мәнәвия һәм Рафик Кабировлар, Көндәшле авылыннан Зөхәрия һәм Фоат Ахуновлар хөрмәтләнде.
Юбилярларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләп, аларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул үз чыгышында мондый тату, ныклы гаиләләрнең яшь буын өчен чын үрнәк булуын билгеләп үтте.
— Илле ел бергә гомер итү — зур хезмәт, сабырлык һәм бер-береңә хөрмәт нәтиҗәсе. Сезнең гаиләләр — мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм гаилә кыйммәтләренең матур үрнәге, — диде ул.
Чара барышында юбилярлар хатирәләргә бирелеп, танышкан чакларын, яшьлек елларын, тормыш юлындагы истәлекле мизгелләрне искә алдылар. Табын артындагы җылы әңгәмә, елмаюлар һәм күңелле хатирәләр бәйрәмгә аеруча матур атмосфера өстәде.
Чараны Айдар Сираев югары дәрәҗәдә алып барды. Ул юбиляр гаиләләр белән җылы һәм ихлас аралашып, аларның тормыш юллары, танышу тарихлары, гаилә бәхетенең серләре турында сөйләште. Һәр гаиләгә аерым игътибар биреп, кунакларны әңгәмәгә оста итеп җәлеп итүе бәйрәмне тагын да җанлырак һәм эчтәлеклерәк итте.
Бәйрәмгә район мәдәният сарае хезмәткәрләре Руслан Кабулов, Руслан Халиков һәм Әлфинә Нуркаеваның музыкаль чыгышлары да ямь өстәде. Күңелләргә үтеп керерлек моңлы җырлар, җылы котлаулар һәм матур теләкләр бу көнне аеруча истәлекле итте.
Алтын туйларын билгеләүче гаиләләргә карап, бәхетнең байлыкта түгел, ә үзара аңлашуда, хөрмәттә һәм мәхәббәттә булуын тагын бер кат аңлыйсың. Ныклы гаилә — җәмгыятьнең дә ныклы терәге. Шуңа күрә мондый гаиләләрнең тормыш юлы яшь буын өчен һәрчак матур үрнәк булып кала.