

Ун районның өлкән яшьтәге җыр-моңга, биюгә, гомумән сәнгатькә гашыйк кешеләре мәртәбәле жюри әгъзалары каршында чыгыш ясады.
Иң яхшы үзешчән коллективлар, җыр һәм бию осталары Уфада узачак “Мин яратам сине, тормыш!” республика фестиваленең Гала-концертында катнашачак.
Өлкән буын вәкилләрен иҗатка җәлеп итү, аларның талантларын ачу һәм тамашачыларга күрсәтү йөзеннән Башкортстанда “Мин яратам сине, тормыш!” республика фестивале елдан-ел популярлаша бара.
Балтачта узган зональ этапта Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләре, Борай, Дүртөйле, Калтасы, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл һәм Балтач районнарының җыр-моңга гашыйк өлкән яшьтәге артистлары катнашты. Мәртәбәле жюри алдында сынау тоту алар өчен авыр булмады, чөнки аларның күбесе актив тормыш белән яши, аларның күбесе сәхнә түрен бизи.
Чыгыш ясаучыларны Башкортстанның халык артисты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Нәзифә Кадырова рәислегендәге жюри әгъзалары бәһалады.
Ун районның чыгышлары да бер тында каралды. Алар арасында моңлы җырчыларны, оста биючеләрне күреп сокландык. Күмәк көч белән әзерләнгән җырлы-биюле композицияләр, борынгы җырлар үзләренә әсир итте. Республикабызда шулкадәр талантлы кешеләр күп булуына тагын бер кат инандык. Чыгыш ясаучылар олыгайдык дип тормыйлар, баскан җирләреннән ут чыгаралар. Маңгайлары сырланса һәм чәчләре агарса да, аларның күңелләре яшь.
Сайлап алу турын райондашларыбыз чыгышы ачты.. Балтачның җырчылары, биючеләре лаеклы чыгыш ясады. Көнтүгеш, Иштирәк, Асавка, Магашлы-Алмантай авылларының җырлы-биюле композицияләре, “Резеда” төркеме кызларының җыры ( җитәкчеләре Рәзидә Әхмәтова), гармунчыларның чыгышы, Дамир Хәмәтов, Рәзидә Әхмәтова башкаруындагы җырлар һәм ир-егетләр башкаруындагы җырлар тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.