

15 майда җирдә янә магнит давылы башланачак. 17-18 майда аның көче 4 баллага җитәчәк, шуңа да метеопатларга аның тәэсире нык булачак. 23 майда көчле геомагнитлы дулкыннар дәвам итә, магнит давылының интенсивлыгы 5 баллга кадәр җитәчәк.
"Йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, магнит давыллары вакытында үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә яки табигатькә якын булырга кирәк", — дип киңш итә табиб.
27 майда геомагнитлы дулкыннар янә көчәюе фаразлана.