

Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Магашлы-Алмантай авылында истәлекле һәм дулкынландыргыч вакыйга — Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл һәм чик сакчылары хөрмәтенә стела тантаналы рәвештә ачылды. Бу көн авыл халкы өчен генә түгел, ә киләчәк буыннар өчен дә зур әһәмияткә ия тарихи мизгел булып истә калыр.
Бөек Ватан сугышы Магашлы-Алмантай авылын да читләп үтмәгән. Авылдан 106 кеше фронтка китә. Аларның бары тик 51е генә туган якларына әйләнеп кайта алган. Ә 55 авыл ир-егете яу кырларында батырларча һәлак булып, Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән. Аларның һәркайсының язмышы батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Сугыш кайгысы һәр йортка, һәр гаиләгә кагылган, күңелләрдә төзәлмәс яра булып саклана.
Еллар үтә, буыннар алышына. Әмма Ватан өчен башларын салган каһарманнарның исемнәре халык хәтереннән җуелмый. Магашлы-Алмантай авылы уртасында калкып чыккан әлеге һәйкәл нәкъ менә шул хәтерне мәңгеләштерү символы. Һәйкәл ташларына яу кырында ятып калган авылдашларның да, фронттан исән кайтып, илне тергезүгә зур өлеш керткән ветераннарның да исемнәре уеп язылган. Бу — авыл халкының үз батырларына булган тирән хөрмәте һәм рәхмәте билгесе.
Тантаналы чарага район җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде. Авыл халкын әлеге истәлекле көн белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Резеда Закирова, район ветераннар оешмасы рәисе Рифат Сафин, отставкадагы подполковник, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Иван Ибулаев һәм Әфган сугышы ветераны Радик Апкалиев тәбрикләделәр. Чыгышларда батырлар истәлеген саклауның әһәмияте, яшь буында патриотизм тәрбияләү турында сүз барды.
Чараның тагын бер әһәмиятле ягы — ул уртак тырышлык нәтиҗәсендә тормышка ашырылган. Һәйкәлне булдыру “Аек авыл” конкурсы, “Бердәм Россия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты, шулай ук авыл халкы һәм читтә яшәүче якташларның матди ярдәме белән мөмкин булган. Иң мөһиме — барлык төзекләндерү һәм урнаштыру эшләрен авыл кешеләре үз куллары белән башкарган. Бу исә магашлы-алмантайлыларның туган авылына, аның тарихына һәм батырлар истәлегенә булган хөрмәтен тагын бер кат раслый.
Һәйкәл һәм стела — таш кына түгел. Алар буыннарны тоташтыручы хәтер күпере, ил тынычлыгы өчен көрәшкән каһарманнарга мәңгелек рәхмәт билгесе. Бүгенге яшьләр өчен дә бу урын батырлык, тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт дәресе булып хезмәт итәр.