

Бүген Башкортстанда искә алу һәм хөрмәтләү көне билгеләп үтелә. Әлеге мөһим дата уңаеннан Балтач районы авылларында зиратларны тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырыла. Бу игелекле эштән Мата авылы халкы да читтә калмады — авылдашлар бердәм рәвештә өмәгә чыкты.
Халыкта юкка гына: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» — дип әйтмиләр. Зиратларны чисталыкта һәм тәртиптә тоту — һәркемнең намус эше, рухи бурычы. Бу гамәл ата-бабаларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшь буынга да үрнәк булып тора.
Май бәйрәмнәре җитү белән зиратларны чистарту өмәләрен үткәрү күркәм традициягә әйләнеп бара. Елдан-ел бу изге эшкә читтә яшәүче якташлар да кушыла, туган якларына кайтып, уртак хезмәттә катнаша.
Быел да маталылар бердәмлек үрнәге күрсәтте: алар зират биләмәсен чүп-чардан арындырды, тал-чыбыкларны, корыган агачларны кисте, кабер тирәләрен тәртипкә китерде. Өмә эшләре җылы, дус мохиттә үтте, һәркем кулыннан килгәнчә өлеш кертте.
Мондый чаралар җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрне саклауга, буыннар бәйләнешен ныгытуга зур өлеш кертә.