Новости
27 Апреля , 10:22

Нәниләр стройга басты

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Строй һәм җыр смотры” район конкурсы узды.

Нәниләр стройга бастыНәниләр стройга басты
Нәниләр стройга басты

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Строй һәм җыр смотры” район конкурсы узды. Ул Россия халыклары бердәмлеге һәм Зур, тату гаилә елларына багышланып, Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылды.

Чараның төп максаты – нәниләрдә Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, аларны строй алымнары һәм хәрби җырлар аша дисциплинага, бердәмлеккә өйрәтү. Бу бурычларның ничек үтәлүен исә катнашучыларның чыгышлары ачык күрсәтте: һәр отряд үзен ышанычлы, төгәл һәм бердәм итеп танытты.

Бәйгегә аерым тантаналы төсмерне мәртәбәле кунаклар – махсус хәрби операциядә катнашучылар килүе өстәде. Аларның катнашуы чараның әһәмиятен тагын да арттырды.

Барлыгы конкурста районның биш мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 114 бала катнашты. Нәниләр стройда йөрү, командир боерыкларын төгәл үтәү, сафка тезелү күнекмәләрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә хәрби җырларны да сәнгатьле итеп башкардылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче булып Иске Балтачтагы “Буратино” балалар бакчасының “Патриотлар” командасы танылды. Икенче урынга “Белоснежка” балалар бакчасының “Диңгезчеләр” командасы лаек булды. Өченче урынны “Кояшкай” балалар бакчасыннан “Патриотлар” һәм “Миләшкәй” балалар бакчасыннан “Диңгезчеләр” командалары бүлеште.

Аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде. Түбән Иванай авылындагы “Әкият” балалар бакчасының “Солдатлар” командасы “Отряд бердәмлеге өчен” номинациясендә җиңде. Иске Балтачтагы “Миләшкәй” балалар бакчасының “Патриотлар” командасы “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ватанпәрвәрлек тәрбиясенә керткән өлеше өчен” билгеләп үтелде. “Иң яхшы командир” исеменә шул ук балалар бакчасында тәрбияләнүче Ислам Хәйдәршин лаек булды.

Мондый чаралар үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт, тарихка хөрмәт, бердәмлек һәм дуслык хисләре тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

Нәниләр стройга басты
Нәниләр стройга басты
Нәниләр стройга басты
Нәниләр стройга басты
Автор:
Читайте нас