Новости
27 Апреля , 09:29

Кузгалак — витаминнар чыганагы

Кузгалак С витамины буенча хәтта шпинат белән лимоннан да алдарак тора.  Кузгалак  флавоноид, липид, аксым, минераль тозлар, органик кислоталар, каротин, В1, В2, С, К, РР витаминнарына бай. Ул аш сеңдерү процессын, эчәк, үт куыгы, бавыр эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук кузгалак  колит авыруы төрләрен, ашказан-эчәк юлы авыруларын, геморройны дәвалауда кулланыла, түлсезлектән дә ярдәм итә.  

Кузгалак — витаминнар чыганагыКузгалак — витаминнар чыганагы
Кузгалак — витаминнар чыганагы

Микроэлементларга бай булган әлеге үсемлекнең калориялелеге бик түбән икән - 100 граммга 22 ккал тәшкил итә.

100 грамм кузгалак яфрагында 2 грамм аксым, 0,7 грамм май, 3,2 грамм углевод, 2,9 грамм клетчатка, 48 мг С (көнлек норманың 53,3 проценты), 200 мкг А витаминнары (22,2 %) бар. Фосфор, кальций, калий һәм селен - болар кузгалактагы минераллар. Әлеге дә баягы 100 грамм кузгалак яфрагыннан 103 мг магний (25,8 %), 2,4 мг тимер (24 %), 0,3 марганец (15,2 %), 0,1 мг бакыр (14,6 %) алырга була.

Яшелчәләр арасында В төркеме витаминнарын иң күп тәшкил иткән үсемлек тә әле ул. Баксаң,Ачы булуы анда аскорбин кислотасының күплеген дәлилли. Витаминнар һәм микроэлементлар составының байлыгы тире, чәч, тырнак, тешләр торышына уңай тәэсир итә. Борынгылар аны антисептик урынына, кан агуны туктату һәм башкалар өчен еш кулланганнар. Ә тамыры халык медицинасында эчне ныгытучы чара буларак файдаланылган.

Файдасы күп булса да, кузгалакны бөерендә таш булган, подагра, организмында тоз әйләнеше бозылган, бөер һәм эчәкләрендә ялкынсыну авырулы, ашказаны җәрәхәтле кешеләргә ашарга киңәш ителми.

Чыганак: Заман сулышы.

Автор:
Читайте нас