

Балтач районында Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятының татар нәфис әдәбияты бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмова, нәшриятның маркетплейс бүлеген җитәкләгән Илгизә Йосыпова, Илеш районы "Балкыш" әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәлиф Шагалиев, шулай ук Мәгафур Хисмәтуллин, Радик Гәрәев исемендәге ачык республика конкурслары лауреаты Илгиз Әхмәтшин районда яшәгән язучылар, иҗатчылар белән очрашты.
Балтачта ялкынланып иҗат иткән талантлар бар. Аларның күпчелеге тормыш тәҗрибәсе туплаган, халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт салып хаклы ялга туктаган кешеләр. Арада бармак белән санарлык булса да яшь каләм тибрәтүчеләрне дә күрү, аларның уңышлары турында ишетү, сөенечен уртаклашу үзе бер бәхет.
Дилбәр Әхтәмова, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак “Китап” нәшриятында яңа гына “табадан төшкән” китаплар “туе”на сценарийлар төзеп, ул кичәләрне Зәлия Ахунова онытылмаслык итеп үткәрүче сыйфатында язучыларга яхшы таныш.
— Балтач җиренә бүгенге сәфәребезнең максаты — телне саклап калу. Монда төп чыганак — язучылар, — диде Дилбәр Гомәр кызы. — Китапны чыгаруда күп кеше катнаша: мөхәррир, рәссам, корректор, техник редактор һәм башкалар. Ул китапка күз нуры гына түгел, күңел җылысы да салына. Катлаулы чорда яшибез. Китап чыгару — җиңел эш түгел. Шуңа күрә авторның әсәрләре күмәк җыентыкка керсә дә, зур дәрәҗә.
Аннары Дилбәр Гомәр кызы китап нәшер иткәндә язучыларга куелган критерийлар турында аңлатып үтте.
Рәлиф Шагалиев, Илгиз Әхмәтшин очрашуны музыкаль номерлар белән бизәде.
Зәлия Рәис кызы Балтач җиренә башлап аяк басса да, балтачлыларны гореф-гадәтләрне саклап яшәгән халык буларак белүен әйтте. Үзенең хезмәт юлында очраган күренекле якташларыбыз Алик Локманов, Рәиф Әмировларны төпле киңшәләре белән тормыш юлымда терәк булып торган кешеләр дип атады. Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетында көчле белгечләр эшләвенә тукталып, язучылар, мәдәният, дин, эшкуарлык, СВО, тарихчылар һәм башка юнәлешләр буенча эшләүче бүлекләр булдырылуын аңлатты.
Очрашуның истәлекле мизгеле телне үстерүгә зур өлеш керткән балтачлыларга Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшыру мәле булгандыр. Ә яшь кызлар Элина Нәбиева һәм Элиза Ханнанова Дипломнар белән бүләкләнде. Алар мәктәп укучылары гына булсалар да, шигырьләр, пьесалар иҗат итәләр.
Очрашуда катнашкан һәр һәвәскәр шагыйрь, шагыйрә үзенең иҗат җимешләреннән “авыз иттерде”. Ә язучы Гөл Мирһади үзе туып-үскән Түбән Карыш һәм Югары Карыш, Анновка авыллары тарихын мәңгеләштергән “Карышның ике ярында” китабын кунакларга бүләк итте. Бу зур җыентыкны туплауда үзе башлап йөргән, күп эшләгән язучы авылдашлары турында горурланып сөйләде, аны әзерләп нәшер итүдә булышкан кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Балтач районында яшәп итҗат итүчеләр төрле темаларга мөрәҗәгать итә: туган як, әти, әни, балалар, гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт, сугыш, СВО, сабырлык, ныклык, әхлак һәм башкалар.
“Китап” нәшриятында дөнья күргән “Слово матери” җыентыгына дүрт телдә иҗат җимешләре тупланган. Ул җыентык аналарның күз карасы кебек тәрбияләп үстергән балаларын СВО зонасында югалту ачысыннан әрнеп язылган шигырьләренә багышланган. Анда Балтач районы аналарының газиз балалары истәлеген мәңгеләштергән шигырьяләре дә кергән. Тушкыр авылында яшәүче Гөлшат Ихсанова — шуларның берсе. Үзе тәрбияләп үстергән Артурның контракт буенча хезмәткә юлланып СВО зонасында батырларча башын салуы, белем алган Штәнде урта мәктәбендә аның утырган партасы бүген Герой партасы” дип йөртелүе, киләчәктә андый парталарның саны артмавын теләп язган Гөлшат Гайнелҗан кызы. Ә “Нык булыгыз, балалар” шигыре Туган илгә чиксез сөю, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган. Автор зур дулкынлану белән очрашуда катнашучыларга бу шигырләрен укып ишеттерде.
“Балтач таңнары” гәзитенең җаваплы секретаре Рима Вәлиева ай саен гәзит битләрендә район иҗатчыларының шигырьлләре “Илһам чишмәләре” дигән махсус биттә басылуы турында сөйләде.
—Бер санда бар авторны да басып булмый. Шул сәбәпле аларның иҗатын чиратлаштырып укучыга җиткереп барабыз, — диде Рима Биктимер кызы.
Район матбугатының сайты да уңышлы эшләп килә. Шунысын да өстәү урынлы булыр: күңелләрендә тулышкан хисләрен шигъри юлларга салган авторлар иҗаты сайтта урнаштырылып бөтендөнья четләренә чыгарыла.
"Башкортстан Республикасы татарлары конгресссы" төбәк иҗтимагый оешмасының Балтач районы бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Вәлиев: “Иҗат иткән кешегә мондый очрашулар кирәк. Андый чаралар киләчәктә тагын да язарга, иҗат итәргә этәргеч бирә,” —диде.
Бу көнге очрашу үзешчән авторлар өчен илһам чыганагы булды. Үзәк район китапханәсенең уку залында узган күңелле, хисле вакыйга чын иҗади лабораториягә әверелде, анда бигрәк тә яшь авторлар яңа фикерләр һәм идеяләр ала алды. Очрашуда әдәби осталыкның төрле аспектлары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Бигрәк тә ул яшь каләм тибрәтүчеләр өчен әһәмиятле. Элина Нәбиева, мәсәлән, үзен бик өметле кыз итеп күрсәтте. Ул үзенең шигырьләр, пьесалар яза башлау серләрен уртаклашты.
Мондый очрашулар — әдәби тормышның бер өлеше, ул талантларны үстерүгә һәм иҗади берләшмә булдыруга ярдәм итә. Мондый чаралар әдәбият дөньясында яңа исемнәр барлыкка килүгә булышлык итәр һәм яшь авторларны якты, истә калырлык әсәрләр иҗат итәргә рухландырыр дип ышанасы килә.
Автор фотолары.