

Салкынга чыдам зона безнең республикада уртача еллык температураның иң түбән булуы белән билгеләнә. Мәсәлән, әгәр дә сез Балтач районы керә торган 9 зонаның берсендә алмагачлар үстерергә телисез икән, салкынлык йогынтысына мохтаҗ булган алмагачларга игътибар итәргә кирәк. Алма бөреләре 5-7 елдан үсә башлый, беренче 2 елда җимешләр әле үзләренең зурлыгын, төсен, тәмен күрсәтмиләр. Ә кышка чыдамлыгын, уңышлылыгын, авыруларга тотрыклылыгын билгеләү өчен, аларны уңыш китерә башлаганнан соң кимендә 5 ел өйрәнергә туры килә. Алма сортларын шартлы рәвештә өч төркемгә бүләләр: җәйге (иртә өлгерә торганнар), көзге (урта өлгерешле), кышкы (соң өлгерә торган). Җәйге сортларның күпчелеге вак орлыклы, аларның җимешләре тиз бозыла, нык коела (Терентьевка, Кытайка, Золотая ранная, Солнцедар). Түбәндәге җәйге сортларны үстерергә тәкъдим итәм: Серебряное копытце. Кышкы суыкларга бирешми, агач биек түгел, ләкин киң, җимешләрен җыярга җиңел, алар августның икенче декадасында өлгерә, агачта бер айга якын асылынып торалар. Алма матур, бик тәмле, авырлыгы 70-90 грамм.
Мечтательница. Бу сорт кайбер күрсәткечләр буенча алдагысыннан өстен. Җимешләре эре, массасы 80-120 грамм, тәмле. Җимешләр август уртасыннан өлгерә.
Конфетное. Бәләкәй бакчалар өчен яхшы сорт, чөнки җиләк-җимеш куллану вакыты 3-3,5 ай дәвам итә. Ул җәйге-көзге сорт санала. Җимешләр август уртасыннан тигез өлгерми, һәм алар барысы да сентябрь ахырында өлгерә, ә сентябрь уртасында җимеш җыеп, өлгереп җитмәгән килеш саклауга салынсалар, ике айга якын саклана. 90-100 грамм массалы, баллы, ачысыз җимешләр агачта шактый нык эленеп тора. Безнең зонада уңышлы кышлавы уртачадан югары.
Белый налив һәм Папировка сортларын карап үтик. Беренчесенең тәме уртача, икенчесенең — төче-татлы. Аларның төп кимчелеге – суыкка бирешүчән, җилдән сакланган ышык урыннарда гына яхшы уңыш бирә. Көзге сортларның, гадәттә, алмалары зуррак һәм тәмлерәк була, алар сортына карап 2-5 ай саклана.
Иң уңышлы сортлар: Уральское наливное — иртә өлгерә торган бик кышка чыдам сорт. Алма сентябрьдә өлгерә, вак, массасы 30-40 грамм, сары, әче-баллы, тәмле. Агачны дүртенче елдан, кайчакта өченче елдан уңыш бирә башлый . Уңыш югары, коелу уртача. Бу иң ышанычлы сорт, хәтта бик кырыс кышлардан соң да уңыш бирә.
Башкирский изумруд – Уральское наливноега охшаган, аннан иң яхшы күрсәткечләрне алган. Җимешләр сентябрь ахырында өлгерә һәм гыйнвар ахырына кадәр, бик яхшы саклана. Массасы 60-80 грамм булган җимешләр сары, әчкелтем-баллы.
Башкирский красавец — республикада иң киң таралган сорт. Эре алмалары, 100-140 граммлы, кып-кызыл алсу алмалар, әчы-баллы яхшы зәвыклы алмалар, августның өченче декадасыннан тигез өлгермиләр һәм гыйнвар ахырына кадәр саклана. Ләкин бу сортның шактый кимчелеге бар – җимешләре коела (кайчак 50 процентка кадәр җитә). Югалтуларны бетерү өчен, аларны саклау өчен өлгереп җитмәгән килеш берничә срокта җыялар.
Феникс алтайский – суыкка бирешми. Массасы 70-80 грамм, сап-сары, әчкелтем-баллы җимешләр сентябрь башында өлгерә, гыйнварга кадәр саклана, паршңа белән зарарланмый, аз коела, бу сорт иң кырыс шартларда өлгерергә мөмкин. Безнең зона өчен иң туры килгән сорт буларак характерлана.
Бузовьязовское. Кышкы шартларга яраклашуы уртачадан югарырак, җимешләре эре, массасы 100-120 грамм, кызгылт-сары-кызыл алсу, әче-баллы, яхшы хуш исле, бик тәмле. Мартка кадәр саклана.
Башкорт Бельфлеры. Кышкы суыкларга бирешми, массасы 140 грамм булган җимешләр, кызыл тостә, әче баллы алмалар сентябрь уртасында өлгерә, мартка кадәр саклана.
Сеянец титовки. Кышкы суыкларга бирешми, массасы 90-140 грамм, карачкыл кызыл төстә, әче-баллы җимешләре апрельгә кадәр саклана.
Башкирское зимнее. Кышкы суыкларга, паршага бирешми, массасы 140 грамм булган җимешләр белән, яшел төстә, кызыл алсу битле, әчкелтем-баллы тәмле. Җимешләр сентябрь ахырында бердәм өлгерә, майга кадәр саклана.
Первоуральское. Кышкы суыкларга бирешми. Уңышны инде дүртенче елдан алып була, 90-120 грамм массалы, кызгылт-сары, әче баллы җимешләр май ахырына кадәр саклана.
Северный синап. Безнең зонада уртача кышлый. Бу сортның төп өстенлеге - җимешләр бик яхшы саклана, тәмен югалтмый августка кадәр сакланырга мөмкин. Массасы 90-120 грамм булган алмалар, кызгылт алсу яшел төстә, саклаганда сары төскә керәләр.
Рәүзәнә Хаматнурова, «Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәүче агрономы