

Ярышта катнашучылар 2 ,5 ,10, 21, 42 километр аралыкны йөгереп узарга тиеш иде.
Балалар 300 — 800 метр аралыкны йөгерделәр.
Оста чаңгычы буларак дан тоткан Фәнзәт Әхмәтов 50 —59 яшьлекләр арасында йөгереп беренче урынны яулады.
Ул шушы ярышта тәү тапкыр катнашты һәм беренче урынны яулады.
Безнең районнан чаңгычы даны булган Илсаф Шәрипов та катнашты. Ул да Балтач районы данын яклап йөгерде.
Райондашыбызны котлыйбыз, тагын да яңадан-яңа җиңүләр телибез.