

Уфада узган “Әкият” эстетик гимнастика турниры балтач спортчылары өчен уңышлы тәмамланды.
Уфа шәһәрендә Россиянең төрле төбәкләреннән 40 команда катнашында эстетик гимнастика буенча абруйлы турнир узды.
“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре — “Агидель-Искорки” һәм “Агидель-Куколки” командалары әлеге мәртәбәле бәйгедә лаеклы чыгыш ясадылар. Яшь гимнасткалар үзләренең җиңүгә омтылышын, спорт осталыкларын һәм бердәм команда рухын күрсәтеп, тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын сокландырды.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча, ике команда да призлы өченче урыннарга лаек булды. Бу — спортчылар өчен генә түгел, аларны әзерләгән тренерлар өчен дә зур казаныш.
Спортчыларның уңышында тренерлар Наталья Абдуллина һәм Амелия Мәхмүтованың өлеше аеруча зур. Аларның һөнәри осталыгы һәм балаларга булган игътибары югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Яшь спортчыларны һәм аларның остазларын әлеге күркәм нәтиҗә белән котлыйбыз. Яңа җиңүләр, якты чыгышлар телибез.