

Бу хакта "Атайсал" тәбәк гәзите хәбәр итә.
Хәйбулла районы Федоровка авылында хатын-кызлар бергә җыелып витамин катнашмасы әзерли.
Алар коры җиләк-җимешләрне җентекләп юа, иттарткычтан чыгара һәм бала куша.
Әзер катнашманы уңайлы контейнерларга төяп яугирләргә юллый.
Витаминнар яугирләр өчен бик тә кирәкле һәм мөһим.
Хәйбуллаларның эшен башкалар да үрнәк итеп алыр.