

“Әхнәф Харисов укулары-2026” фәнни –гамәли конференциясе ике елга бер тапкыр галимнең туган районы Балтач районында быел өченче тапкыр үтте. 2024 елдан ул муниципальара статусын алды. Быел исә бу мәртәбәле чарада унбиш район, өч шәһәр вәкиле катнашты. Балтачлылар бу чараны зурлап “Рух бәйрәме” дип атады.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Әхнәф Харисовны киң профильле галим дип атады.
—Якташыбызның иҗатын үсеп килүче буын вәкилләренең дә теләп өйрәнүе безне сөендерә. Конференциядә катнашучыларга уңышлар, нәтиҗәле эш телим! — диде Илгиз Әхвәс улы.
Конференция эшендә республика Мәгариф министрлыгының бүлек начальнигы Гөлоназ Усманова, “Йәшлек” гәзитенең бүлек мөдире Зөһрә Яһүдина катнашты.
Чарага Балтач районы балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары, Борай, Аскын, Тәтешле, Благовещен, Илеш, Чакмагыш, Бөре, Яңавыл һәм башка районнардан, Яңавыл, Бөре, Нефтекама шәһәрләреннән үсмерләр Әхнәф Харисов иҗатын тирәннән өйрәнеп, зур әзерлек белән килде.
Алар жюри хөкеменә фәнни-тикшеренү эшләрен (сочинение, эссе) тәъдим иттеләр. Ә. Харисовның биографиясен, иҗатын, әсәрләрен өйрәнделәр, анализладылар. Ә мөгаллимнәр үзләренең дәресләрен һәм дәрестән тыш чара эшләртмәләрен (разработка) әзерләделәр. Быелгы фәнни-гамәли көнференция 60 укучы һәм укытучыны Балтачка җыйды.
Балтачта Әхнәф Харисов кебек күренекле шәхес белән горурланалар, аңа хөрмәт зур. Чарада галимнең якын туганнары катнашты.
Күңелләрдә телгә хөрмәт саклап яшәгән балтачлылар талантларны үстерә, саклый белә. Сәйтәк урта мәктәбенең малайлар төркеме галимнең бала чагын булмаган сәхнә әсәре ярдәмендә гәүдәләндерделәр.
—Балаларның инсенировкасы бик уңышлы булды. Көтү көтеп үскән гади авыл малае Әхнәф Харисов бала чагыннан аз гына буш вакытын да бушка сарыф итмәгән, гел иҗат иткән. Бүген балалар тәкъдим иткән проект — ул сезнең иҗат эшегез. Аны дәвам итегез. Бәлки сезнең арада җда булачак галимнәр утырадыр. Мин бу эшегезнең дәвамлы булуын телим, — диде Гөлназ Усманова.
“Йәшлек” гәзите бүлек мөдире Зөһрә Яһүдина да бүгенге укучылар арасыннан киләчәктә бәлки журналистлар да чыгар дигән өмет белдерде.
Кичәнең соңында Ә. Харисов иҗатын тирәннән өйрәнгән үсмерләр бүләкләнде.
Чараны балалар иҗаты үзәге, балалар сәнгате мәктәбе каршындагы ансамбльләр чыгышы баетты.
Мәдәният сараеның фойесында данлы шәхес, галим Әхнәф Харисовның иҗатына багышланган китеп күргәзмәләре эшләде.
Тулы язманы “Балтач таңнары” гәзите битләрендә укырсыз.
Фото: Газим Талипов