

Районыбызның барлык мәктәпләрендә укучылар махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә күңел күтәргеч һәм рухландыргыч хатлар яздылар.
Балалар хатларда солдатларның тизрәк әйләнеп кайтуын, аларга ныклы сәламәтлек, рух һәм тынычлык теләп үз фикерләрен ак кәгазьгә төшерде.
Кайберләре хатларын рәсемнәр, шигырьләр белән тулыландырды.
Изге теләкләр белән сугарылган барлык хатлар, һичшиксез, үз адресатларын тапсын, күңел күтәренкелеге бирсен диясе килә.
"Солдатка хат" акциясе Җиңу бәйрәме көне алдыннан узуы очраклы түгел.
Шушы акция – буыннар элемтәсе символы, ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмавыбыз һәм бүген Ватаныбызны саклаучыларга теләктәшлек күрсәтүебезнең бер чагылышы.