

Әле күптән түгел генә Владимир өйгә азык китерү һәм клининг хезмәтләрендә эшләгән. Армиядә хезмәт итмәгән, әмма аның урыны — СВО зонасында, нәкъ менә пилотсыз системалар гаскәрләрендә дип саный ул.
-Разведчик булырга исәп тотам. Беренче заттан күзәтү алып бару өчен FPV-дроннарны үзләштерү кызык булыр иде. Минем буын сугышның заманча технологияләрен үзләштерергә сәләтле. Алар турында мәгълүмат бөтен җирдә дә бар, - ди булачак яугир.
Исегезгә төшерәбез, пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итү турында барлык кызыксындырган сорауларны 122 телефоны буенча бирергә мөмкин.