Новости
27 март , 07:02

Балтач районында торак сатып алуга беренче сертификат тапшырылды

Бүген район Хакимиятендә мөһим вакыйга булды — биредә торак сатып алуга беренче сертификат тапшырылды. Бу көн Мәнәгәз авылында үсеп, бүген Уфа шәһәрендә яшәүче Радмир Шәйхетдинов өчен аеруча истәлекле һәм дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды.

Балтач районында торак сатып алуга беренче сертификат тапшырылдыБалтач районында торак сатып алуга беренче сертификат тапшырылды
Балтач районында торак сатып алуга беренче сертификат тапшырылды

Бүген район Хакимиятендә мөһим вакыйга булды — биредә торак сатып алуга беренче сертификат тапшырылды. Бу көн Мәнәгәз авылында үсеп, бүген Уфа шәһәрендә яшәүче Радмир Шәйхетдинов өчен аеруча истәлекле һәм дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды.

Тантаналы шартларда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Радмирга 3 миллион 834 мең сум күләмендәге торак сертификатын тапшырды. Әлеге документ “Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында”гы закон нигезендә бирелә һәм аларга мөстәкыйль тормыш башлау өчен ныклы терәк булып тора.

— Үземнең фатирым булыр дип бик озак көттем. Ниһаять, бу көн дә килеп җитте. Хәзер Уфада яшим һәм эшлим, шуңа күрә үземә туры килгән торак эзләү белән шөгыльләнәм. Район Хакимиятенә һәм документлар җыюда ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтлемен, — дип уртаклашты шатлыгы белән Радмир Шәйхетдинов.

Әлеге сертификатның төп өстенлеге — сайлау ирегендә. Аның ярдәмендә торакны республикабызның теләсә кайсы шәһәрендә яки районында сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, сертификат иясе үзенең шәхси акчаларын, шул исәптән ана капиталын, ташламалы ипотека программаларын да кушып куллана ала.

— Без һәркемнең дә җылы, якты һәм уңайлы торакта яшәвен телибез. Бүген Радмир өчен зур адым ясалды.  Әлеге сертификат белән кулланылып алынган йортта бәхетле, имин тормыш кичерергә язсын, — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Гамәлгә ашырылучы мондый социаль программалар — ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тормышка ныклы адымнар белән алып керүче мөһим терәк. Торак сертификаты исә — күпләр өчен көтеп алынган мөмкинлек кенә түгел, ә киләчәккә ышаныч символы да.

Автор:
Читайте нас