

Бүген Иске Балтачта “Своя кухня” дип аталган заманча кафе-пекарня тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев та катнашып, кафеның эшчәнлеге белән танышты.
Яңа “тәмле нокта”ның хуҗалары – Тәтешле районыннан килгән яшь эшкуарлар, ирле-хатынлы Диана һәм Ринат Мансуровлар. Алар кыска вакыт эчендә район халкының ихтирамын яулап өлгерде: биредәге ризыкларның сыйфаты һәм төрлелеге күпләрне җәлеп итә.
Кафе-пекарня кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә гамәлгә ашырыла торган программалар ярдәмендә, аерым алганда, “Башкортстанның төбәк лизинг компаниясе” ярдәме белән ачылган. Бүгенге көндә биредә биш кеше эш белән тәэмин ителгән.
“Своя кухня”да тәкъдим ителгән ризыклар ассортименты гаять киң: төрле камыр ризыклары, хуш исле икмәк-булкалар, татлы кондитер әйберләре, кайнар һәм салкын ашлар – барысы да шунда ук, яңа гына пешерелеп, кунакларга тәкъдим ителә. Моннан тыш, пилмән, мантый, вак бәлеш, кәтлит, тулма кебек ярымфабрикатлар да даими рәвештә Тәтешле районындагы үз цехларыннан китерелә. Бу исә продукциянең сыйфатын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Бинаның беренче катында 40 кешегә исәпләнгән уңайлы кафе урнашкан булса, икенче катта 80 кешегә кадәр сыйдырышлы иркен банкет залы булдырылган. Биредә гаилә бәйрәмнәрен, туйларны, юбилейларны һәм башка тантаналарны уздыру өчен барлык шартлар тудырылган.
— Яңа кафеның ачылганын ишеткәч үк кереп карарга булдым – кызык бит инде. Керү белән үк тәмле ис каршы ала, барысы да яңа, чиста, бик матур. Берничә төрле камыр ризыгы алып карадым – чынлап та бик тәмле. Мондый урын безгә күптән кирәк иде. Хәзер гаилә яки дуслар белән монда еш килербез дип уйлыйм, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты ачылу тантанасына килгән кунакларның берсе.
Кафе-пекарня җитәкчесе Диана Мансурова билгеләп үткәнчә, алар үз эшчәнлекләрен 2018нче елда башлап җибәргәннәр. Бүгенге көндә Тәтешле районында да уңышлы эшләп килүче кафе, пекарня һәм ярымфабрикатлар җитештерү цехлары бар. “Без клиентларга үзебез җитештергән, сыйфатлы һәм тәмле ризыклар тәкъдим итәргә тырышабыз”, – ди ул.
Тантаналы ачу вакытында Илгиз Субушев яңа объект белән танышып, эшкуарларның киләчәккә планнары турында сорашты. Ул шулай ук муниципалитет тарафыннан һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер булуларын ассызыклады.
— Бик матур, заманча итеп эшләнгән урын. Ризыклар төрлелеге дә сокландыра. Иң мөһиме – бәяләр дә халык өчен кулай, — дип билгеләде Илгиз Әхвәс улы.
“Своя кухня”ның ачылышы – районда эшкуарлык үсешенең ачык мисалы. Мондый проектлар халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен арттыру белән бергә яңа эш урыннары булдыруга һәм икътисади активлыкны күтәрүгә дә зур өлеш кертә.