Новости
18 март , 05:56

Яшел суган язгы авитаминоздан яхшы

Яз организмга витаминнар  аеруча җитми.  Яшел суган  калийга бай,ул кан составын яхшырта, микробларны үтерә, иммунитетны ныгыты.  Утыртыгыз әле, төркемдәшләр.

Яшел суган язгы авитаминоздан яхшыЯшел суган язгы авитаминоздан яхшы
Яшел суган язгы авитаминоздан яхшы

Яшел суган витаминнарга бай, ул — язгы авитаминоздан бик яхшы чара.

Хәл кертә, салкын тию, инфекцияле чирләргә бирешмәскә ярдәм итә. Калийга бай булу сәбәпле, йөрәк мускулларын ныгыта, кан басымын җайга сала. Яшел кыяктагы хлорофилл кан составын яхшырта, шуңа ул азканлылыктан файдалы. Кальций һәм фосфор күп булу сәбәпле, тешләр һәм казналыкны ныгытырга булыша. Авыз куышлыгын микроблардан чистарта. Үт суын куа, үт куыгында ташлар барлыкка килүне кисәтә. Моның өчен көн саен 2-3 яшел суган кыягы ашау җитә. Яшел суганда кверцетин оксиданты бар. Ул яман шешкә каршы көрәшергә булыша.
— Суган кыягы куе яшел төстә булырга тиеш, мондыенда фитонцидлар күбрәк. Алар авыруларга каршы торучанлыкны арттыра, иммунитетны ныгыта.
— Яшел суган үсемлек мае белән яхшырак үзләштерелә.
— Авызда суган исе калмасын өчен, артыннан лимон кабарга яки үсемлек мае сөртелгән бер телем арыш ипие ашарга кирәк.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас