Барлык яңалыклар
Новости
17 март , 11:42

Биологик куркынычсызлык — беренче чиратта

Балтач районы ветеринария станциясе начальнигы Тимергали Гани улы РАМАЗАНОВ белән чит төбәкләрдән районга беркайда теркәлмәгән, билгесез эпизоотик хәлле терлекләр (бозау, ат, сарык маллары) кайтаруның хәвефле нәтиҗәсе турында әңгәмәләштек.

Биологик куркынычсызлык — беренче чиратта
Биологик куркынычсызлык — беренче чиратта

Соңгы елларда илнең төрле төбәкләрендә терлекләр арасында куркыныч авыруларның баш калкытуы турында күңелсез хәбәрләрне ишетеп, күреп, укып барабыз. Шулай булуга карамастан, чит районнардан, чит төбәкләрдән районга беркайда теркәлмәгән, билгесез эпизоотик хәлле терлекләр (бозау, ат, сарык маллары) кайтару дәвам итә. Бу эш нәрсәгә китерергә һәм аны инкаръ итү нәрсә белән тәмамланырга мөмкин? Балтач районы ветеринария станциясе начальнигы Тимергали Гани улы РАМАЗАНОВ белән шул хакта әңгәмәләштек.

—Бу мәсьәлә республика күләмендә күтәрелгән. Республиканың имин эпизоотик статусын саклап калу максатларында Башкортостан Республикасының Ветеринария буенча дәүләт комитеты, хайваннар авырулары китереп чыгаруга китергән терлекләр кертелгән очракта икътисади һәм репутацион зыян куркынычына бәйле, ил территориясендә эпизоотик хәл начараю сәбәпле, РФнең башка төбәкләреннән мөгезле эре терлекләр кертүдән тыелырга киңәш итә. Башкортстан Республикасы территориясендә йогышлы авыруларны булдырмау һәм аларның таралуына юл куймау мәсьәләсе буенча ведомствоара комиссия киңәшмәсенең 2026 елның 20нче февралендәге беркетмәсе моңа нигезләмә булып тора.

 Мондый карар хайваннарда йогышлы авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышында белдерелде. Моннан тыш, муниципаль районнар арасында хайваннарның күчешенә аерым контроль кертелде.

Конкрет мисал эзләп ерак йөрисе түгел. Соңгы көннәрдә Новосибирск өлкәсенең кайбер районнарында белгечләр эре мөгезле терлекләрдә пастереллез таралуын теркәгәннәр, төбәктә аларны бетерү буенча чаралар күрелде. Россельхознадзор мәгълүматлары буенча, хәл инде тотрыклыланган.

—Тимергали Ганиевич, авыл җирендә яшәгән кеше терлек асрамый көн күрә алмый. Шунлыктан ул телиме, теләмиме, арзанрак бәягә яшь терлек малы тәкъдим итүче булса аны алу ягын карый. Сатып алынасы терлек нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?

—Мәсәлән, Иске Балтачта яки башка авылда яшәүче кеше күрше Аскын районыннан бер айлык бозаулар яки ат, сарык маллары сатып алырга уйлады. Бу очракта ул безгә, районның ветеринария станциясенә килә, гариза яза. Ветеринарлар шул районның ветеринария станциясе начальнигына элемтәгә чыгып терлекләр асралган хуҗалыкның уңышлы эпизоотик хәле турында мәгълүмат алалар. Терлекләрне сатарга җыенган хуҗалык бер айга терлекләрен карантинга куя. Бу вакыт эчендә каннары тикшерелә, вакцинация үткәрелә (туберкулизация). Терлекләр исәпкә куелырга тиеш (чиплар яки биркалар куелган булуы шарт). Соңгысы “ХАРРИОТ” программасы чикләрендә эшләнә. Шушы чаралар үткәрелгәннән соң гына бу терлекләр сатып алына. Бу партия районга кайтарылгач бер айга изоляцияләнәләр. Ветеринарлар клиник карау һәм вакцинация үткәрәләр.

—Шушы карантин чараларының әһәмиятен аерым билгеләп үтсәгез иде. Аны инкаръ итү  нәрсәгә китерергә мөмкин?

—Карантин чаралары — ул терлекнең яңа хуҗалыктагы шартларга яраклашып китүенә тулы гарантия. Чит районнан карантин чараларын үткәреп терлекләр сатып алып кайткач ниндидер авырулар килеп чыкса, сатып алынган терлекләр партиясе тулысынча кире кайтарыла.  Районда андый очраклар булды, бар. Кеше бу мәсьәләгә җитди карамый. Ә бит ул ил күләмендә Стратегик азык-төлек программасы дәрәҗәсендә эшләнгән эш.

Бу сүзне ни өчен әйтәм мин? Әйтик, бер авылдагы хуҗалыкта асралган бер терлектә яки йорт хайванында (песи, эт) котыру авыруы ачыкланды ди. Бу очракта авылдагы, хуҗалыктагы (КФХ, ИП) барлык терлеккә бер айга карнатин кертелә. Бу инде йөзләрчә баш савым сыеры тоткан хуҗалык ай буе җитештергән сөтен сатуга чыгара алмый дигән сүз. Моның нәҗтиҗәсен әйтеп тору арыктыр. Башка төбәкләрдән республикага иң куркыныч авырулар тере терлек белән керә. Арадашчылар терлекчелекне дә, кешеләрне дә куркыныч астына куя. Әгәр кеше авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнергә алына икән, чыгымнарның күп өлеше биологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә тотыласын алдан ук белеп торырга тиеш.

— Әлеге вакытта районга законсыз терлекләр кертелгән очраклар бармы?

—Бар. Күптән түгел бер авылга күрше төбәктән бер айлык бозаулар китергән машина терлекләрне сатып аласы хуҗаның капка алдына килеп җиткәч карга баткан. Авыл биләмәсе башлыгы безгә бу хакта хәбәр итте. Ветерианрия хезмәте белгечләре шундук барып яшь  терлекләрнең биркалары, чиплары юклыгын, ясалма документлар белән китерелгән бозаулар булуын ачыклады һәм машинаны борып җибәрде.

Халык шуны аңлдасын иде: чит төбәктән китерелгән терлекләр күп очракта исән калмыйлар. Транспортировка вакытында алар зур стресс кичерәләр, туклану шартлары үзгәрүе дә терлекләргә уңай тәэсир итми, нәтиҗәдә, алар үләләр.

Ветеринария станциясе халыкка кабат шуны җиткерә: авылда терлекләр арасында ниндидер йогышлы авыру ачыкланган (килеп чыккан очракта) карантин чаралары авылдагы барлык  хуҗалыкларга кертелә. Терлекләрне ветеринария документларыннан башка кертү йогышлы авыру чыганагы таралу һәм барлыкка килү куркынычын 90 процентка арттыра.  

Безнең хәвефсезлек безнең өчен кирәк. Кертелгән кагыйдәләр барыбызга да кагыла. Аларны үтәү — безнең бурыч.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

 

Биологик куркынычсызлык — беренче чиратта
Биологик куркынычсызлык — беренче чиратта
Автор: Аида Хайртдинова
Читайте нас