Бүгенге көндә социаль приютта 6 бала тәрбияләнә. Шуларның берсе генә безнең районнан. Калган бишесе Борай, Мишкә һәм Аскын районнарыннан.
Һәр баланың үз язмышы. Эченә кереп тыңласаң тетрәндерә. Биредәге бер кыз баланың гына әнисе 9 ел элек үлгән.
Апалары, әтисе булса да шушы бала бирегә килергә мәҗбүр булган. Әтисенең дә сәламәтлеге чамалы икән.
Калганнарының әниләре булып та монда үсәләр. Приют директоры Ләйсән Бәдриева әйтүенчә, өйдә җылылык булмау сәбәпле балалар вакытлыча монда торалар икән.
Бу сүзләр артында чынбарлык сәбәпне ул балалар алдында әйтеп тә бетермидер инде. Теләге булган әти-әни җылылык булдыру өчен җаен да, акчасын да табар иде.
Без монда булганда бер әни кеше 3 һәм 4 яшьлек улларын алырга килгән иде. Алар биредә узган елның июль аеннан башлап тәрбияләнгәннәр. Ана кешенең килеп, уллары белән аралашуы аптыратты хәтта. Иртән генә аларны балалар бакчасына китереп, кич алып китәмени? Бер хисләр, үкенү тойгылар юк йөзендә.
Ә үзе курчак кебек матур итеп киенгән, ясанган. Балаларның да артык исләре китми әниләренә. Башкача монда китермәгез, үзегез карап үстерегез,дигән үгет- нәсыйхәтләр әйтеп, балаларны кочаклап, яратып хушлашты биредәге хезмәткәрләр.
Яңа Балтач авылында яшәүче Фидәрия һәм Раил Шәиховлар балаларга аерым-аерым тәмле күчтәнәчләр, киемнәр алып килеп бүләк иттеләр. Авыл коймагы пешереп тә алып килгәннәр иде.
Акыллы булыгыз, тәрбиячеләрегезне тыңлагыз, бәхетле киләчәк сезне көтсен дигән теләкләрен юллап балалар белән хушлашты алар.