

"Гадел Русия" партиясе "әниләр өчен хезмәт хакы" кертергә тәкъдим итә. Эшләмәүче әти-әниләр өчен айлык түләү турында закон проекты кабат Русия Хөкүмәтенә җибәреләчәк. Бу хакта "РИА Новости" партия лидеры Сергей Мироновка сылтама белән яза.
"Әйтик, әни кеше эшләргә теләми, бар вакытын балаларына багышларга тели, ди. Бу очракта дәүләт ярдәм итәргә тиеш. "Гадел Русия" гаиләдә эшләмәүче, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче әти яки әни өчен айлык түләү - "әти-әниләр өчен хезмәт хакы" яки "әниләргә хезмәт хакы" кертергә тәкъдим итә", – ди Сергей Миронов.
Инициатива нигезендә, яшәү минимумы күләмендә түләүне җан башына уртача керем өч төбәк яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр алырга мөмкин. Шул ук вакытта "әниләр өчен хезмәт хакы" башка пособиеләрне һәм ташламаларны гамәлдән чыгарырга тиеш түгел.