

Бүген Мата авылында “Юлдаш” радиосы журналист-ирекмәннәре Динара Сафина, Сәрия Рамазанова, Гөлшат Имелбаева, Зөһрә Арсаевалар СВОда батырларча һәлак булган Зөфәр Вахиев, Алмаз Вәлиев, Алмаз Сәлихов һәм Илмир Карамовның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе үткәрделәр.
Бу чара гадәти генә очрашу түгел, ә безнең заман геройларын, Ватаныбыз чикләрен саклауга гомерләрен биргән батыр йөрәкле егетләргә күрсәткән тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерү символыдай. Мөһим чарада “Юлдаш” радиосы журналист-ирекмәнннәре, СВОда һәлак булган яугирләрнең туганнары, якыннары, авылдашлары катнашты.
Хәтер кичәсендә чыгыш ясаган журналист-ирекмәннәр һәрбер яугирнең кабатланмас шәхес булуын, аларның батырлыклары бүгенге яшь буын өчен чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып торуын ассызыкладылар. “Бу егетләр — безнең горурлыгыбыз, аларның исемнәре мәңгегә йөрәкләребездә сакланырга тиеш”, — дип билгеләп үтте алар. Зөфәр Вахиев, Алмаз Вәлиев, Алмаз Сәлихов һәм Илмир Карамов – ватанпәрвәрлек, батырлык һәм каһарманлык үрнәге. Бу егетләр үз теләкләре белән Ватан сагына баса. Әйткәндәй, Мата авылыннан 11 егет СВОда хезмәт итә, шуларның дүртесе батырларча һәлак була.
Зөфәр Вахиев Штәнде урта мәктәбен тәмамлагач, Нефтекама шәhәре машиналар төзү колледжында белем ала. Русия Кораллы Көчләре гаскәрләренә 2020нче елның июнь аенда чакырыла. Шунда ук контракт төзи. Чечен Республикасында радиотелефонист булып хезмәт итә. 2021нче елның декабрендә туган авылына ике атнага ялга кайта. Озакламый хәрби килешүе тәмамланырга тиеш була. Махсус хәрби операция башлангач рядовой Зөфәр Вахиев хәрби иптәшләре белән бергә калырга була. 42нче мотоукчылар дивизиясенең 50нче үзйөрешле артиллерия полкында хезмәт итә. Батыр егетнең гомере өзелгән урында хәрби хезмәттәшләре һәйкәл урнаштырган. Гранитка “2022 елның 2нче июлендә бу урында хәрби бурычын үтәгәндә Зөфәр Зөлфәт улы Вахиев батырларча һәлак булды” дигән язу беркетелгән.
Илмир Карамов 2009нчы елда туган авылы мәктәбен тәмамлап, Уфа авиация техникумына укырга керә. 2013 – 2014нче елларда Ватан алдында изге бурычын үтәп кайта һәм Уфа шәһәрендә яшәп, төзелеш өлкәсендә эшли. 2022нче елның июлендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВОга юллана. Александр Доставалов исемендәге башкорт батальонында хезмәт итә. 2024нче елның 7нче ноябрендә батырларча һәлак була.
Алмаз Сәлихов 2005нче елда, мәктәпне тәмамлагач, Аскын авылындагы урта һөнәри-техник училищесында һөнәр үзләштерә. 2007нче елда Русия Кораллы Көчләре гаскәрләренә чакырыла. 2024 елның 21нче августында Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Донецк халык республикасында хезмәт итә. 21нче сентябрьдә Новоградовка шәһәре янында гомере өзелә яугирнең.
Алмаз Вәлиев 2008нче елда Иске Балтач урта һөнәри-техник училищесына һөнәр үзләштерергә укырга керә. Ары таба, 2010-2011нче елларда, Абхазиядә Ватан алдындагы изге бурычын үти. 2024 елның 13нче гыйнварында РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Донецк халык республикасында укчы булып хезмәт итә. Өч тапкыр яралана. 2025 елның 29нчы июнендә Лысовка авылы янында батырларча һәлак була.
Чара барышында һәлак булган егетләрнең туганнары, якыннары һәм авылдашлары сүз алды. Аларның һәр сүзендә — тирән кайгы белән беррәттән, горурлык хисе дә. Мата авылы халкы өчен бу югалтулар — уртак кайгы. Авылдашлар һәркайсының балачагын, үсмер елларын, нинди җаваплы һәм ярдәмчел булуларын сагынып искә алдылар. Мондый чаралар бер яктан яраларны яңартса, икенче яктан, авыл халкының бердәмлеген, көчле рухын ныгыта, бер-беренә терәк булырга өйрәтә.
Хәтер кичәсе Зөфәр Вахиев истәлегенә ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салып, Ватаныбыз батырларын искә алу белән тәмамланды. Аларның исемнәре, гамәлләре безнең хәтердә, йөрәкләрдә мәңге яшәр.