

Кораллы Көчләрдә хезмәт итү елларына килгәндә, Рәшит чакыру буенча хезмәтне ГДРның Ордрув шәһәрендә 15 нче гвардия мотоукчылар дивизиясе составында үтә. Хезмәте тәмамланганда авыл егете киләчәк язмышын хәрби хезмәткә багышларга карар кыла һәм ул Ярославльдә югары хәрби финанс училищесында җиде айлык курслар уза.1982нче елда прапорщик званиесе алаһәм ГДРның Риза шәһәренә җибәрелә. Анда 58 нче гвардия танк полкының 19 нчы танк дивизиясе финанс хезмәте начальнигы ярдәмчесе булып хезмәт итә. Ике елдан соң аны ГДРдагы Ошац шәһәренә күчерәләр, биредә ул 13 нче разведка батальонының финанс хезмәте башлыгы булып хезмәт итә.1987нчеелның гыйнварында якташыбызны Идел буе хәрби округына, Самара шәһәренә, ә аннары — Төньяк Кавказ хәрби округына, Ростов-на-Дону шәһәренә күчерәләр. Майкоп шәһәрендә 47 нче ракета бригадасы составында хәрби округ штабында хезмәт итә.
Туган авылына кыска вакытлы ялга кайтканда олыгайган булса да кулыннан гармунын төшермәгән әтисе Фәйзерахман (ул 1942—1945нче елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, бик күп сугышчан бүләкләр белән бүләкләнгән кеше була. Гомере буе колхозда төрле эшләр башкара. Бригадир, хисапчы, янгын сүндерүче булып эшли) улына үзенең төсе итеп гармунын тапшыра. Әтисе кулларында кош урынына сайраган тальян гармун озак еллар Рәшит белән була. Ир аны күз карасы кебек саклый.
1995 елның 14нче гыйнварыннан 30нчы июненә кадәр батарея старшинасы Рәшит Мәхмүтов беренче Чечня сугышын үтә. Ә инде 1999-2000нче елларда дивизионның өлкән технигы Рәшит Мәхмүтов икенче Чечня сугышының эчендә була.
—Сугыш — бик начар ул. Һәр өч көн саен позицияне үзгәртеп, координатларны йөз процентка яңартып тордык. Шунсыз мөмкин түгел иде. Колонна белән үткәндә безне һавадан вертолётлар озата барды, алдан сапёрлар үтте, — дип күп корбаннар китергән канлы бәрелешләр турында кыска гына итеп сөйләп үтте райондашым.
2010нчы елда туган авылы Иштирәккә күченеп кайтып әтисе йортын тергезә. 1986нчы елда Германиядә яшәгән елларында туган улы Руслан Адыгея Республикасының Майкоп шәһәрендә төпләнгән. Тормыш иптәше, Уфа шәһәре кызы Эльвира Фәрит кызы, Рәшит Мәхмүтовның терәге һәм таянычы, аның белән хәрби гарнизоннардагы тормышның бар кыенлыгын һәм рәхәтен татыган ханым, килен булып төшкән җирен үз итеп Иштирәккә кайткан.
2014нче елда Кырым Русия составына кергәч, отставкадагы Рәшит Мәхмүтов хәрби частьнең граждан персоналы сыйфатында шул төбәккә командировкага бара.
—Халык безне көткәнен аңладык. Безнең ил гаскәрләре килеп үзләрен азат итүне көтә иде. СВОны хуплыйм. Халык үз җирендә азат булып яшәргә хаклы. Кызганыч, мондый бәрелешләр корбаннарсыз булмый. Безнең район авылларыннан да күп ир-егетләр фашизм калдыкларына крашы көрәшә. Җиңү безнең якта булачагына шик юк, – дип үзенең фикерен уртаклашты башыннан күпне кичкән отставкадагы райондашым.
Мин Рәшит Фәйзерахман улын район мәдәният сараенда узган чарада очраттым. Ул анда авылдагы мәдәни чараларны оештыручы һәм түгәрәк өстәлдә катнашучы сыйфатында килгән иде. Әтисенең истәлеген дә үзеннән калдырмаган.
Бүген Рәшит Мәхмүтов гармунда уйнарга өйрәнү һәм Иштирәк авылындагы тормышны җанландыру хыялы белән яна, авыл мәдәниятенә яңа сулыш өрү теләге белән яши. Ул авыл халкының игътибарын мәдәнияткә һәм сәнгатькә җәлеп итү өчен концертлар һәм кичәләр оештыра. Аның тырышлыгы һәм халыкның бердәмлеге белән авылның мәдәни тормышы яктырыр һәм баер, халыкның күңеле шатлык һәм горурлык белән тулыр.
Автор фотосы.