Богдан авылында яшәгән хезмәт ветераннары Нәкыя һәм Тәүзих Гиляовлар гаиләсендә ун бала (җиде ул, өч кыз) үсә. Өлкән Гилязовлар бүген үзләре арабызда булмасалар да, аларның дәвамы — ун балалары һәм 26 оныклары, 26 туруннары исән-сау. Алар туган авылларында, туган районнарында, республиканың төрле шәһәрләрендә һәм илебезнең төрле төбәкләрендә яши.
Гилязовлар барысы да яхшы тәрбия, лаеклы белем алган, үз гаиләләрен булдырган һәм тормышта үз урыннарын тапкан. Иске Балтач авылында яшәүче Мәүҗидә, Наҗия Тәүзих кызлары белән очрашып балачак истәлекләре, әти-әниләре, зур әниләренең тәрбия чаралары турында сөйләштек.
—Әниебез шул тикле зирәк, акыллы, уңган хатын иде. Аның эшләмәгән эше калмагандыр. Аны барлык авылдашларыбыз хөрмәт итте. Авылда ике йорт төзеп чыктылар. Яңа йортка күчкәч абзар белән мунчага әни үз куллары белән электр үткәрде. Кулына игәү алып сарык өсте ала торган кайчыларны бик оста үткерли иде. Авылдаш хатын-кызларның гел аңа килеп кайчыларын үткерләтүләре хәтердә калган. Ятим үскән әниебезгә бик иртә тормыш казанында кайный башларга, күп эшнең серен үзләштерергә туры килә, — ди Мәүҗидә апа.
Авыл җирендә яшәгән кешенең көндәлек тормышы күз алдында, ул барыбызга да таныш. Иртә белән абзарга чыгып мал-туарны карап, сөт савып кереп аны эшкәртү, мич ягып өйне җылыту, ризык әзерләү... Богдан, Иске Тимкә авыллары арасындагы күлдән халык көянтә-чиләкләп су ташый. “Россия” колхозында терлекчелектә хезмәт салган Тәүзих хатынынннан һәм балаларыннан көянтләп су кайтартмый, бу максатларда гел ат көче куллана. Арбага, чанага флягалар утыртып суны флягалар белән алып кайта.
—Әни кырык ел каенана белән бер түбә астында яшәде. Зур әнине өйнең йозагы ди иде. Ел саен бер туганыбыз туып торгач безнең өйдә гел бишек эленеп торды. Иптәшләребез уйнарга чыгарга чакырып киләләр. Чыгасы килә. Өйдәге нәни туганыбызны карарга кирәк. Зур әни хәлебезгә кереп бәбине үзенең карамагына алып калып безне уйнарга чыгара иде, — ди гаиләдә икенче бала булып туган Мәүҗидә апа. Вафаты алдыннан зур әни әнкәй гә риза-бәхеллеген биреп болай диде: “Оҗмахның сигез ишеге бар, кайсына теләсәң шуңа кер”.
Нәкыя апа газизләренә ризык әзерләгән саен иң элек ашны каенанасы Әминәгә бүлеп бирә, аннан — иренә, аннан гына балаларына чират җитә. Ә Тәүзих абый йортка киленнәр төшә башлагач өстәл артына башта килен утырсын, аннан гына мин утырам, ди.
— Мин тугыз яшемдә бәрәңге пирогы эшләп мичкә куеп пешерә идем. Дус кызларым да кызышып шундый ук пироглар пешерә башладылар. Ә әнкәй фермада бозаулату төркемендә эшләгән елларда фермага барып Болан кушаматлы сыерын саварга өйрәндем. Ул сыер шундый тыныч иде. Сауганда кузгалмый да торуы әле дә истә. Иртән торып өйләрне, урын-җирне җыештырып мәктәпкә барабыз. Ястык – мендәрләрне түшәмгә кадәр өябез, буй җитми, ястыклар тәгәрәп төшә, — дип көлә-көлә күңелле истәлекләрен уртаклашты Наҗия.
Гилязевлар гаиләсендә үсеп буй җиткергән җиде малайның алтысы армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Бер уллары гына саулык торышы буенча хәрби хезмәткә бара алмаган. Ул елларны да яхшы хәтерли Мәүҗидә апа:
—Туганнарыбыз хезмәткә юлланганда әниебез ипине өч тапкыр билләреннән әйләндереп шул ипине “Ризыгы белән кайтсын” дип теләп авылдагы йөри алмаган әбигә бирде. Шөкер, барысы да хезмәтләрен имин генә үтеп кайттылар...
Гилязевлар балалары үсеп килгәндә гаилә ишәйгәч зуррак йорт салырга булалар. Авылда төзүчеләр бригадасы юк. Түбән Карыш авылына Ульяновск якларыннан төзүчеләр килгән икән. Тәүзих барып алар белән сөйләшә һәм бригада килеп эш башлый. Бригададагы Рамил исемле егет Гилязевларның Уфа шәһәрендә кондитер булып эшләп йөргән кызлары Вәзиләгә ялга кайткан чагында күзе төшә. Күп тә үтми, Вәзиләне шул төбәккә кияүгә бирәләр. Бәхетле гаилә әле дә шунда гомер кичерә.
Сабырлыкка да ата-аналарыннан өйрәнә Гилязевлар. Утыз дүрт яшендә Наҗиянең иптәше Владикның гомере аянычлы өзелгәч, өч бала белән тол калган туганнарының кайгысын бергә күтәрәләр. Балалар үсеп белгечлек алалар. Хәзер икесе тормыш корып яши.
—Балалар, без әтиегез белән тату яшәдек. Шул татулыкны бетермәгез, кушылган ярларыгыз белән яшәгез, туганлык җепләрен өзмәгез, дип әйтә иде әни. Аның шушы сүзләрен үзебезгә девиз итеп алдык, — ди Мәүҗидә апа.
Илле тугыз ел бергә яшәп бакыйлыкка күчә Нәкия һәм Тәүзих Гилязевлар.
Алты уллары Богдан авылында йорт салып төпләнә. Бер уллары Уфада яши. Ике кызлары Балтачта, бер кызлары, әйткәнемчә, Ульяновск ягында төпләнгән.
Ун бала төп нигезгә җыелганда туган көнгәме, Корьән тыңлау мәҗлесенәме, әниләре җиткергән сүзләр күңелләрендә яңара: “Бер-берегез белән тату яшәгез, туганлык җепләрен өзмәгез”.
—Бүгенге көндә дус-тату яшибез, —ди Мәүҗидә апа. —Туган көннәрне үткәрергә җыелганда җырлап, биеп күңел ачабыз. Арабызда Хәлил абый, Ильяс, Илһам энекәшләр гармунчы, баянчылар. Барыбыз да җырларга яратабыз. Бу сәләтләр әти-әниебездән килә.
Хаклы ялга туктагач әниләре дин юлыннан атлый. Авылның остабикәсе була. Корьән сурәләре, аятьләре укып, намаз укып, ураза тотып, авыл халкына рухи азык өләшә. Күп еллар мәрхүмнәрне юып, кәфенләп соңгы юлга озатуда катнаша. Йортында умарталар тота, аяк-кул буыннарын утырта, балаларны өшкерә.
Хәзер бу эшләрне Нәкыя апаның балалары (бигрәк тә, өлкән кызы Мәүҗидә) башкара. Иң өлкән туганнары Хәлил пенсия яшендә. Намаз укый, Корьән укырга өйрәнеп, авылда Корьән мәҗлесләренең түрендә йөри. Хәнүс Богдан авылы мәчетендә имам-хатиб вазифасын башкара. Хәлим Уфада яши. “Башнефтезаводстрой” җәмгыятендә эшләп хаклы ялга туктады.
Ильяс, Илһам, Илфат райондагы “Мичуринский” җәмгыятендә эшлиләр. Вәзилә кондитер-сатучы, Ульяновск өлкәсендә. Наҗия Иске Балтачта үзәк район хастахнәсендә санитарка. Мәүҗидә бухгалтер булып эшләп хаклы ялга чыгып инде дин юлында. Төпчек туганнары Илнур авылда, “Фрунзе” җәмгыятендә тракторчы булып эшли.
Килен, кияәүләре дә бик уңганнар, ачык йөзлеләр, бер-бесен белән дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр.
Ата-аналары исән чагында Гилязовларның авыл клубында авылдашларын җыеп зур концерт программасы белән чыгыш ясавын авылдашлары әле дә хәтерли, ул көн күңелләрдә бер матур истәлек булып саклана. Андый мәдәни чараларны алар даими үткәрәләр. Ел саен йортларында корбан чалдырып җыелышып бер өйдә Мәүлит айларында җыелышып Мәүлит әйтәләр, Корьән укыйлар, ураза айларында ураза тотып авыз ачтыралар.
Гилязевларның җидесе үзләре хәзер зур әти, зур әни, оныкларына үрнәк-тәрбия күрсәтеп яши. Ир туганнары аталарыннан күреп бар эшкә дә уңганнар. Аерым йортлар салып, тормышны бизәп яшиләр.
Бүген Богдан авылында азан тавышы яңгырап тора. Хәнүс Гилязов бик матур азан әйтә. Авыл мәчетенә мөселманнар дини мәҗлесләргә, Мәүлит әйтергә җыела. Менә шулай Аллаһка шөкерләр әйтеп гөрләшеп яши Гилязовлар.
Хезмәтләрендә яшәү ямен хезмәттән тапкан һәм таба алар. Тырышлык белән булдырган йорт-җирләрендә үз көннәрен күреп, бер-берсеннән көнләшми, киресенчә, сокланып яшиләр. Хезмәт салган коллективларында җитәкчеләре, хезмәттәшләре хөрмәтен яулап, мактаулы хезмәтләре кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнгән Гилязовлар нәселләренә, әти-әниләренә тап төшерми, иманлы булып, фани дөнья малларына алданмый, Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанып яшиләр.
Истәлекләрне еш искә алалар. Ә алар бик күп. Мәүҗидә апага тагын сүз бирәм:
—Әниебез бик күп ашъяулыклар текте. Читенә челтәрләр куеп эшләгән күз явын алырлык бу хәзинәләрне әле дә туганнарда, авылдашларда очратырга була. Корьән мәҗлесләренә барганда бүләк итеп таратты ул аларны. Әнинең киң күңелле булуы тик соклану тудыра. Авылга кайткан туганнарын гына түгел, нигезләре булмаган кешеләрне дә сыендырды. Әтинең мунчасы ягылган, әнинең ашы гел пешкән булды. “Күңелең киң булса кеше сыя”, — ди иде әни. Әни ун баласының берсен дә авырып хастахнәләргә йөретмәде. Гел үлән төнәтмәләре, ванналары, мунчада сылап, уып дәвалады. Үсмер чакта авыл клубында концерт куйганда башкорт, мари, украин, молдован костюмнары, Яңа елга Карсылу күлмәге тегеп кидергәне матур истәлек булып күңелемдә саклана.
Ә Гилязовларның печән хәзерләгән мәлләрен белсәгез?! Бер гектар мәйданлы посадкаларын туганнары, дуслары, күршеләре белән җыелышып барып, ун-унбер чалгы белән бер көн эчендә чабып бетереп кайталар. Тәкә суеп, казанда печәнчеләргә аш пешә. Бу мәл үзе бер зур бәйрәм төсе ала.
Җәй көннәрендә таң белән каен җиләге җыеп кайтулар, кайтып бакчада бәрәңге күмгәч, урманда тапкан җиләк шәплегенә икенчегә чыгып китүләр гомергә сагынып искә алырлык истәлекләр булып хәтерләренә уелган... Йорт эшләрен бетергәч кенә күл буена су коенырга юллана Гилязовлар. Тәртип шулай куелган була. Аны бозарга берсенең дә ояты җитми. Колхоз эшендә кайнап үсәләр. Ата-аналары тавык фермасында эшләгәндә тавык йомыркаларын җыешып, терлекчелектә көч салган елларда барып сыер савышып, мал карашып эшкә өйрәнеп үсәләр.
—Безнең өйдә 7 литрлы самавыр гел кайнап утырды. Балаларның берсе кайта, берсе китә. Зур әни мичкә тәгәрәтеп пешергән кабыклы кайнар бәрәңге көтә безне. Ә кичкә казанда аш өлгерә, — ди Мәүҗидә апа.
Нәкия апа оныкларын бик ярата. Җәй саен җыеп урманга алып барып, дару үләннәре җыеп, алып барган чәй, ризыклары белән сыйланып кайту тәртибе кертә. Зур әниләренең күмер үтеге, сөлгеләре, идән паласлары, француз яулыгы, фотоальбомнары авылда музей ачылгач, шунда тапшырыла.
Авыл мәчетен төзүдә дә Гилязовларның ярдәме зур була. Хәлил абыйлары блоклар кайтара. Башка туганнары кул көче белән һәм акчалата ярдәм күрсәтә. Иманны алга алып, туганны туган итеп, ата-ана, кеше хакын хаклап яшәгән Гилязовларның тормышлары бөтен. Алар барына шөкер итеп, Аллаһка сыенып гомер йомгагын сүтә.
Фото гаилә архивыннан.