Барлык яңалыклар
Новости
24 февраль , 09:34

Сәхнә йолдызлары Тучыбай авылына җыелды

"Аек авыл - 2025" республика конкурсы кысаларында Тучыбай авылы талантларны һәм күңел җылысын җәлеп итү үзәгенә әверелде. Шушы көннәрдә авылга якташларына ярдәм итәргә һәм аларга онытылмас бәйрәм бүләк итәргә күренекле сәнгать эшлеклеләре килде.

Сәхнә йолдызлары Тучыбай авылына җыелды
Сәхнә йолдызлары Тучыбай авылына җыелды

Танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Башкортстанның актив җәмәгать эшлеклесе Алик Локманов белән бергәң сәхнәгә авыл халкының яратканң артистлары Флера Шәрипова, Рамил Чурагулов һәм, әлбәттә, тиңдәшсез Идрис Кәлимуллин чыкты. Аларның чыгышлары һәрвакыт хисләр дулкыны уята. Бу артистлар үзләренең шигырьләре һәм җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр, залны шатлык һәм илһам атмосферасына күмделәр. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев артистларга талантлары өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Ә бәйрәм урындагы талантлар чыгышлары белән дәвам итте: Айдар Бәдртдинов, Фәйзехан Яхин һәм Хәлим Нуримов Тучыбай җиренең талантларга бай булуын күрсәтеп, үзләренең сәнгатьләре белән уртаклаштылар. Шулай ук район мәдәният сарае хезмәткәрләре Әлфинә Нуркаева, Гөлназ Шәрифуллина Алик Локманов җырларын башкардылар.

Кичәне Эльмира Гафурова онытылмаслык, күңелләргә үтеп керерлек итеп бик оста алып барды. Концерт программасыннан тыш, авылда сәнгать эшлеклеләре белән җылы һәм күңелле очрашу да булды. Алик Локманов, Идрис Кәлимуллин, Рамил Чурагулов һәм Флера Шәрипова авыл халкы белән аралаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм, әлбәттә инде, тучыбайлыларның яраткан җырларын башкардылар. Артистлар белән бергә зал мәхәббәт, Ватан, тормыш турында җырлады, онытылмас бердәмлек мизгелләрен тудырды. Тирән мәгънәле һәм эчкерсез хисләр белән тулы шигырьләр яңгырады. Кичә бик матур үтте, һәр катнашучыныңң күңелендә иң якты истәлекләр калды.

Бу искиткеч концерт — очрашуда булган барлык якташларыбызга зур рәхмәт! Мондый вакыйгалар шатлык бүләк итеп кенә калмый, рухны ныгыта, яңа казанышларга илһамландыра һәм бер-береңә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә. Тучыбай авылы үзенең олы йөрәкле, бай күңелле халык яшәгән авыл икәнен тагын бер кат исбат итте!

Гөлнур НИГАМАЕВА, Тучыбай авыл биләмәсе белгече.

Автор фотосы.

Автор: Аида Хайртдинова
Читайте нас