

ЮНЕСКО карары нигезендә 2000нче елдан алып 21 февраль— Халыкара туган телләр көне буларак билгеләнә. Туган тел— ул халыкның холкы, аның үткәне, тарихы, рухи көче. Анда халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, тәҗрибәсе чагыла.
Күренекле халык шыгыйре Фәнис Яруллин: “Тел —халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау— кагылмасаң, чыңламый. Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”, —дигән тирән мәгънәгә ия сүзләрен онытмыйк. Шушы чарада катнашучы райондашларыбыз да үзләренең иҗаты аша туган телне үстерүгә үз өлешләрен кертә. Алтын бөртекләп җыела, шуның сыман безнең акылыбыз, белемебез, тәҗрибәбез дә берәмләп туплана. Бирегә җыелган балтачлылар үзләренең сүзе, шигъри юллары белән кемгәдер яшәргә көч бирә, начар юлдан саклап кала. Ә иң мөһиме аларның һәммәсе дә үз туган телен хөрмәт итә, туган телендә иркен аралашуына сөенә, балаларын, оныкларын туган телен яратырга өнди.
Район мәдәният сарае хезмәткәре Әлфинә Нуркаева башкарган җырдагы: “Һәркем туган телендә җырласын, һәркем туган телен барласын, данласын, зурласын” дигән юллары өндәү булып яңгырады. Югары Янактай авылы китапханәчесе Динария Мухина мари телендә иҗат итүче милләтәшләре хакында сөйләде. Мәсәлән, Ахмадулла Рахматиев исән чагында Югары һәм Түбән Янактай авыллары хакында хатирәләрне барлаган булган. “Онытылмас балачак” дигән китабын аның кызы һәм улы әтиләре үлгәннән соң басытырып чыгарганнар. Булган вакыйгаларны ташка бастырып калдырганы өчен аңа авыл кешеләре чиксез рәхмәтле. Риф Апляев Янтимер авылы, аның тарихы һәм кешеләре турында китап бастырган. Туктай авылыннан Мария Илибаева белән чиксез горурлануларын җиткерде ул. Динария Галләметдин кызы район гәзитендә дә мари телендәге шигырьләр һәм әсәрләр тәрҗемә ителеп бастырылса яхшы булыр иде, ә мари телендә дөнья күрсә без икеләтә шат булыр идек, дигән фикерен җиткерде.
Озак еллар Тушкыр авылында балаларга тел һәм сүз кадерен белергә өйрәткән, райондашларын шигырьләре белән шатландырган, уйланырга мәҗбүр иткән, елаткан дә җырлаткан да Гөлшат Ихсанова да да чараның хөрмәтле кунагы булды.
—Шигырьләр үзеннән-үзе туа. Үзеңнең хисләреңне сәйлән итеп тезү өчен я илһам, я әмер кирәк. Туган телебездә иҗат итәбез, туган телгә карата шигырьләр ,— диде Гөлшат апа.
Чарада “Үз туган телемдә эндәшәм”, “Тел — күңел көзгесе” дигән шигырьләрен укып ишеттерде. Өр-яңа табан гына төшкән “Туган телем” дигән шигыренең без беренче тыңлаучылары булдык.
Китапханәче Гөлчирә Миңлегалиева Асавка авылында элек-электән татар һәм удмурт халыкларының дус һәм тату яшәүләренә басым ясады.
—Аллаһыга шөкер, илебездә күпме халык яши, һәрберсе үз телендә сөйләшә. Һәр милләт үз телен яратсын, башкаларныкын хөрмәт итсен, — диде ул.
Шушы чарада тамырлары белән Богдан авылыннан булган Хәниф Каюмов иҗаты белән дә таныштык. Ул бик матур, эчтәлекле әсәрләр иҗат итә икән. Аның шигәрьләренә көйләр язганннар.
Иске Янбай авылында яшәүче хезмәт ветераны Рузалия Әхәтова да бар күңеле белән иҗатка гашыйк, күңел түреннән чыккан хисләрен ул да сәйлән итеп шигырь юлларына тезә. Талантлы кеше төрле яклап сәләтле була, диләр. Ул да гармунда уйнап, барча кунакларны “Туган тел” җырын җырлатты.
Ана телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү гаиләдән башлана. Әти–әниләрнең төп бурычы — балаларда туган телдә сөйләшү теләгән уяту, ана теленә, мәдәнияткә, гореф–гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү. Бу хакта озак еллар башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргән Флидә Галиева сөйләде. Кешене тәрбия, рух, сүз яшәтә, балалар туган телләрен белеп үссеннәр иде, дигән теләкләрен җиткерде ул.
Чарада туган телләрен яратып үзләштергән укучылар да мактап телгә алынды. Югары Иванай урта мәктәбе укучысы Русалина Тимербаева мари телендә оештырылган барлык чараларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. Татар теле һәм әдәбияты буенча оештырылган республика олимпиадасында Югары Карыш мәктәбе укучысы Элиза Ханнанова һәм район үзәгенең 2нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Элина Нәбиевалар призлы урыннар яуладылар.
Балалар сәнгать мәктәбе педагогы, шагыйрь, композитор, иҗатчы Рәзидә Әхмәтова ике китабы дөнья күрде. Җырчы буларак ул республикада билгеле шәхес.
—Үз эчеңдә йөрткән хисләреңне, серләреңне халыкка чыгару инде ул иҗат. Һәр кешенең сере була, минем дә шигырьләремне китап итеп бастырасым килә иде. Алар тормышка ашты, —диде ул. Әйтергә кирәк, 8 март алдыннан Рәзидә Әхмәтованың китаплар туе үтәчәк.
Рәзидә Гайнетдин кызы кунакларга Рузилә Гатауллина сүзләренә язылган, көен үзе иҗат иткән “Бәхетләргә юл кайдан?” исемле җырын бүләк итте.
Каләм тибрәткән, иҗатка гашыйк, сүз кадерен белгән кешеләр күп түгел. Алар санаулы. Иске Балтач авылыннан Зимфера Ахмерова көндәлек тормыштан төшеп кала барган әйберләр, сүзләр белән бәйле шигырен укыды. Телебезнең никадәр бай, күптөрле булуын күрсәтте. Әтисе сугыш ветераны Хәмәт Аскаровның шигырьләрен дә тамашачыларга җиткерде. Түбән Сикияздан Эльвира Глимшина кулына каләм алып эчке кичерешләрен ак кәгазь битенә тәшергәнлеген әйтте. Көндәшледән Нәфис Хәмәтнуров туган якны өйрәнү музеен җитәкли, бар гомерен балаларга телем һәм тәрбия биргән кеше буларак туган ягы белән кызыксынган балаларда патриотик тәрбия көчле булуын ассызыклады. Сәйтәк авылыннан Гүзәлия Фәритова һөнәре буенча фармацевт, 17 ел китапханәче булып эшләгәндә сүзгә, туган телгә карата кызыксыну барлыкка килә. Еллар узган саен мәхәббәте арта. Аның кияве дүртенче ел СВОда, алгы сызыкта катнаша, Гүзәлия Кави кызының шушы темага язган шигыре бер кешене лә битараф калдырмады.
...Кешенең күңеленә шагыйрьлек уты салынган икән, нинди генә һөнәр иясе булуга карамастан башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Әлеге чарада катнашкан иҗат сөючән райондашларыбыз телебеззне, милләтебезне саклауга үз өлешләрен кертәләр дә инде.
Рифина НИГАМӘЕВА.