

Кайчандыр, Рамазан аенда, бер танышымны очраттым. Хәл-әхвәл сораша торгач, ул минең ураза тотуымны белде дә:
‒ Берәр файдасы бармы соң? –дип сорады.
‒ Бар, ‒ дидем һич икеләнмичә.
‒ Нинди?
‒ Ахирәттә файдасы тия аның, ‒ дип җавап бирдем. Танышым ни әйтер икән, тип, уразаның бу дөньяда да тәнгә, сәламәтлеккә яхшы йогынтысы булуы хакында әйтмәдем..
‒ Ахирәттә?.. – дип бераз гаҗәпләнде бу, йөзенә аңлашылмаучанлык билгесен чыгарып.
‒ Әйе, барыбыз да иртәме-соңмы барасак Ахирәткә...
Танышым бу хакта ни уйлагандыр, бер Аллаһы Тәгалә генә белә, әлбәттә. Әммә ул ураза хакында сүзне дәвам итәргә теләмәде.
Менә шулай, бик күпләребез, намазның, уразаның дөньяви файдасы хакында гына дип уйлап, нык хаталана. Сүз чыкса, шунда ук намазның аяк быуыннарына, кан тамырларына булган уңай тәэсирен, уразаның кан басымын көйләргә, ашҡазанны һәм башҡа әгъзаларны дәваларга ярдәм итүен сөйли башлыйлар. Менә шундый чакларда мин һәрчак: “Намаз зарядка түгел, уразаны ла диета тоту санамагыз”, ‒ дип әйтәм. Чөнки бу гыйбәдәтләрнеңтөп максаты – кешене Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирештерү. Уразаның һәм намазңың барыбызга да Ахирәтебез өчен, анда Раббыбыз алдында җавап бирер өчен кирәклеген белергә тиешбез. Намаз, ураза – һәммәбезнең дә Аллаһ Тәгалә алдындагы бурычы!
Ата-бабаларыбыз шушы чынбарлыкны белгән һәм, нинди генә авыр еллар булуына карамастан, намазын һәм уразасын калдырудан курыккан. Алардан сәбәпсез баш тарту – олы гонаһ, ваемсызлык өчен Ахирәттә һәммәбез җавап бирәчәкбез. Ә Ахирәт тормошының барлыгына ышанмау – тагы да авыррак гөнаһ, чөнки ул – иман шартларыныңбересен инкарь итү! Ахирәткә ышанмаган кешегә хәтта Ислам диненнән чыгып китү куркынычы яный. Ураза белән намазның мөһимлеген инкарь итүчене дә шундый хәл көтә, Аллаһ сакласын!
“Һәр гамәл нияткә карап бәһалана”, ‒ дигән Аллаһ илчесе. Әгәр кеше уразаны ябыгу, сәламәтлеген яхшырту өчен, гомумән, диета нияте белән генә тота икән, бу гыйбәдәт түгел, ә нибары ашамый йөрү була. Аллаһ Тәгаләгә безнең коры ачыгуыбыз гына кирәкми. Шуңа күрә уразаны дөрес ният белән тоту мөһим.
Әлхәмдүлилләһ, менә тагын бер Рамазан ае җитте. Сау-сәламәт, төгәл генә итеп ураҙаларыбызныы тотып, изге бурычыбызныы тулысынса үтәргә һәм Аныңризалыгына ирешергә һәммәбезгә дә насыйп булсын, дип Аллаһ Тәгаләгә догалар кыйлыйк.
Хәлил СӨЕНДЕКОВ,
отставкадагы хәрби табип.