Новости
11 февраль , 09:29

Балтач районында яшәүчеләргә вируссыз бәрәңге үстерергә киңәш итәләр

Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Башкортстан Республикасы филиалы бәрәңгенең мини бәрәңгесен тәкъдим итә.

Балтач районында яшәүчеләргә вируссыз бәрәңге үстерергә киңәш итәләрБалтач районында яшәүчеләргә вируссыз бәрәңге үстерергә киңәш итәләр
Балтач районында яшәүчеләргә вируссыз бәрәңге үстерергә киңәш итәләр

Мини-бүлбе категориясе — оригиналь орлыклык бәрәңге, орлыкчылыкның савыктырылган башлангыч материалны үрчетүдән пробиркада алынган беренчел (иң югары) баскычы. Сатуга  (2026 ел уңышы) Винет, Терра, Люкс, Шах, Аляска сортларын тәкъдим итәбез. Тулы мәгълүматны 89279532595 телефоны буенча шалтыратып алырга була.

Винет бәрәнгесенең характеристикасы: иртә өлгергән сорт (беренче шытымнар барлыкка килгәннән алып урып-җыюга 60-70 көн кала) товарлыгы 87-97 % ачык дулкынсыман яфраклы hәм зур булмаган ак чәчәкле җәелмәле куак. Бер куакка бүлбеләрнең саны 10нан 12гә кадәр, бүлбе формасы овал – түгәрәк, кабыгы кытыршы, сары – көрән төстә, тәме югары, бүлбенең авырлыгы 67дән 95 граммга кадәр. Корылыклы төбәкләрдә үстерелә, кайбер таралган бәрәнге вируслары hәм гөмбәләрнең зарарлы йогынтысына бирешми. Таралып пешми, крахмал микъдаре 12,9 дан 15,2 %ка кадәр. Уңдырышлылык гектарыннан 160-238 центнер.

 Аляска сорты уртача өлгергән, ашханә билгеләнешендәге, уртача биеклектәге, арадаш типтагы, ярым туры сабаклы үсемлек. Яфрак уртача зурлыкта, арадаш, куе яшел төстә. Уртача зурлыктагы таҗ. Булбесе вак күзле овал формасында, кабыгы кызыл. Бәрәнгенең товар массасы 98-149 грамм, крахмал микъдары 14-18,5%. Тәме яхшы, эче аксыл-саргылт, бәрәңге рагы чиренә, нематодага чыдам.

Шах сорты. Уртача иртә өлгерә торган сорт. Үсемлек озын, ярым туры сабаклы. Яфрагы эре, ачык яшел, уртача зурлыктагы таҗ. Бүлбесе овал түгәрәк, күзләре уртача тирәнлектә. Кабыгы сары. Бәрәңгенең авырлыгы 106—236 грамм, крахмал микъдаре 13,6-17,6 %, тәме яхшы. Бәрәңге яман шешен кузгатучыга hәм нематодага чыдам. Фитофторозны кузгатучыга сабагы hәм бүлбеләре буенча уртача сизгер.

Терра сорты бик иртә өлгерә. Үсемлек тәбәнәк, туры тора, яфрак уртача зурлыкта, яшел төстә. Уртача зурлыктагы таҗ. Бүлбесе овал түгәрәк, күзләре уртача тирәнлектә, кабыгы, эче сары. Крахмал микъдары 15,5-16,5%, тәме яхшы. Бәрәңге яман шешен кузгатучыларга hәм нематодага чыдам.

Люкс сорты иртә өлгерә торган сорт. Уртача биеклектәге, сабак тибындагы, туры үсә торган үсемлек. Яфрак уртача зурлыкта, ачык яшелдән куе яшелгә кадәр. Таҗы вак. Бүлбесе озынча овал формасында, вак күзләре бар. Кабыгы кызыл, эче сары. Крахмал микъдаре 11,0-15,0%, тәме яхшы. Бәрәңге яман шешен кузгатучыга hәм нематодага чыдам, фитофторага сизгер.

Рәузәнә Хаматнурова, әйдәүче агроном    

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас