Новости
11 февраль , 05:20

“Бүреләр” волонтёрлар төркеменә Балтач районы җитәкчелеге дә ярдәм итә

Алгы сызыктагы солдатларга төрле төстәге маскировка челтәрләре үреп, ит пешереп тушёнкалар каплап гуманитар ярдәм олавы белән озата Сәйтәк авылының “Бүре”ләр волонтёрлар төркеме.

“Бүреләр” волонтёрлар төркеменә Балтач районы җитәкчелеге дә ярдәм итә“Бүреләр” волонтёрлар төркеменә Балтач районы җитәкчелеге дә ярдәм итә
“Бүреләр” волонтёрлар төркеменә Балтач районы җитәкчелеге дә ярдәм итә

Өйләрен волонтёрлар штабына әйләндергән Рамзавиль Сафин сөйли:

—Быел кышкы каникулга кайткач киленебез, алгы сызыктагы улыбыз “Альф”ның иптәше һәм онык, минем иптәшем Гөләмзия — бергәләп ак тукыма тасмаларын кулланып ике ак маскировка челтәре үрделәр. 24 банка тушёнка белән бергә ул челтәрләрне кыска вакытлы ялга кайткан "РАХМАТ" позывнойлы егет алып китте.

Челтәр материаллары белән безнең төркемгә район җитәкчелеге дә ярдәм итә. Күптән көткән җиңү сәгате сугар һәм барлык балалар, якташлар, ватандашлар исән-сау хәлдә якыннары, газизләре янына кайтып тыныч тормышта яшәрләр дигән өмет белән яшибез. Безнең бар тырышлык Җиңү хакына! Җиңү безнең якта булыр!  

“Бүреләр” волонтёрлар төркеменә Балтач районы җитәкчелеге дә ярдәм итә
“Бүреләр” волонтёрлар төркеменә Балтач районы җитәкчелеге дә ярдәм итә
“Бүреләр” волонтёрлар төркеменә Балтач районы җитәкчелеге дә ярдәм итә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас