Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль , 12:37

Иске Яхшый мәчете тарихын барлап: яңа табылган документлар

Балтач районы да бай тарихлы мәчетләре белән билгеле. Шуларның берсе – гыйбрәт алырлык тарихлы Иске Яхшый авылы мәчете.

Газим Талипов 2000нче елларда төшергән фотосурәт.
Газим Талипов 2000нче елларда төшергән фотосурәт.

Мәчет – ул дини гыйбадәт кылу урыны гына түгел. Ул – бөтен авылның рухи үзәге, аның күңеле. Мәчетнең манарасы биеккә “ашкынып” торуы, авылның тынычлыгына, халкының иманлылыгына ишарәдәй. Еракларга таралган азан ишетү - күңелгә тынычлык бирә торган, вакытның һәр мизгелендә Аллаһы Тәгаләне  искә төшерә торган бер чакыру.

Авыл халкы өчен мәчет – ул һәрвакыт яңадан туу, яңадан көч җыю, дөрес юлдан бару өчен терәк. Гасырлар дәвамында авыл язмышындагы иң мөһим карарлар, иң зур бәйрәмнәр һәм кайгылар да мәчет ишегалдында уртаклашып, дога кылып үткәрелгән.

Заманалар үзгәрә, тормыш агымы тизләнә, әмма авыл күрке – мәчетнең абруе беркемдә дә шик уятмый. Бүгенге көндә дә мәчетләрне яңарту, төзекләндерү, матурлау эшләре даими алып барыла. Бу күренеш – үткәннең кадерен белү, киләчәккә ышаныч һәм яшь буынга иң яхшыны калдыру теләгедәй.

Балтач районы да бай тарихлы мәчетләре белән билгеле. Шуларның берсе – гыйбрәт алырлык тарихлы Иске Яхшый авылы мәчете. Рәфис Шәйхәйдаровның “Гасырларның изге ядкәре” исемле китабында билгеләнеп үтүенчә, Иске Яхшый авылында вакытлыча мөселман гыйбадәтханәсенең беренче имамы булып тарихы чыганакларда Гатыйк Әймәтов күрсәтелә. Риваятьләргә караганда авылның икенче мулласы булып Мирхәйдәр хәзрәт исәпләнсә, 1737—1748нче елларда төзелгән беренче мәчеттә имам вазифасын Мирхәйдәр хәзрәтнең олы улы башкара.

1788нче елда авылның бер төркем мөселманнары губерна җитәкчелегенә икенче мәчетне төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Анда алар төзелешне һәм дин әһелләрен тотуны, тулаем чыгымнарны үз өсләренә алулары турында язалар. Бу икенче мәчетнең төзелеше якынча 1800-1805нче елларда тәмамлана. Икесендә дә башлангыч белем бирү оештырыла.

Тарихка күз салсак, Русиядә ислам диненә каршы көрәш дулкын-дулкын булып кабатланып тора. Мәчетләрнең манаралары киселгән, биналары мәктәпләр, клублар итеп үзгәртелә. 1940нче елга Башкортстанның төньяк-көнбатыш тарафында турыдан-туры үз вазифасын үтәгән бердәнбер мәчет Иске Яхшый авылында гына кала. Бирегә республиканың 18 районыннан  һәм Сведловск, Пермь өлкәләре авылларыннан мөселманнар килгән. Җомга намазына өлгерер өчен бер көн алдан килеп куна торган булганнар, икенче көнне намаздан соң кайтырга чыкканнар.

1919нчы елда имамнарны респрессияләү башлана. Аның иң көчәйгәй вакыты 1929 – 1932нче елларга туры килә. Дин әһелләре, төрле ялган гаепләр тагылып, гаиләләре белән авыллардан куыла, сөргенгә җибәрелә. Аларның йорт-җирләре мал-мөлкәте тартып алына.

Авылның икенче мәчете 1932нче елда ябыла һәм аның бинасы мәктәп итеп файдаланыла башлый.  Бөек Ватан сугышы елларында биредә “Октябрь” хуҗалыгының атлары асрала. Сугыштан соң сүтелеп, бүрәнәләре мәктәпнең спорт залын төзү өчен файдаланылган.

Ә беренче мәчет 1942нче елда ябыла. Анда хатын-кызларны тракторчы һөнәренә укыту курслары оештырыла. Ары таба, 1943-1944нче елларда, бина иген саклау урыны була. Ә инде 1945нче елда мәчет яңадан ачыла һәм тиешле эшен дәвам итә. 1950-1960нчы елларда да мәчетне кабат ябарга тырышалар. Шулай да Иске Яхшый авылы халкы аны саклап калуга ирешә.  Хәмидулла Хәлиуллин партиянең өлкә комитетына хат яза, ә Нәбиулла Сафин шул хатка беркетү өчен 200дән артык имза да җыя. Тиешле хатны махсус инстанцияләргә Нәбиулла Сафин җиткерә һәм имам вазифасын башкаручы Сафетдин Әхкамовка Диния нәзарәтеннән указ алырга да ярдәм итә. Мәчетне яптырмас өчен Хәмидулла Хәлиуллин, Нәбиулла Сафин, Абзалтдин хәзрәт, Сафетдин Әхкамов, Динислам Садретдинов, Хәлимулла Мортазин, Мифтах Сәләхов, Хәлиулла Нәбиуллин кебек шәхесләр бик күп көч сала. Соңгысы – Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы, батыр ветеран бер нәрсәдән дә куркып тормый, авылда бригадир да, ындыр табагы мөдире булып та эшли. Аның нинди актив булуын, халык өчен “кайнап” яшәгәнен әле дә авылда нәселдән-нәселгә сөйлиләр.

1980нче елда Европа һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп Тәлгать Таҗетдин сайлана. Шул елларда Башкортстанда нибары 14 мәчет була. Тәлгать Таҗетдин Иске Яхшый мәчетенә шул вакытта хат юллый. Анда һәр җөмлә саен җирдә тынычлык, татулык булсын дип кабатлана. Ул хатны җомга намазында укып ишеттерергә диелгән була. Шул елда, ягъни 1980нче елда, мәчетнең манарасына ай да куела. Чөнки заманында ул алынган була. 

Вакыт үтү белән һәр нәрсәне яңарту, ныгыту таләп ителә. Нинди авыр еллар булмасын, авыл халкы тырышлыгы белән мәчет һәрвакыт ремонтланып тора. 2008нче елда район Хакимияте, “Россельхозбанк” банкы, районның төрле оешмалары һәм аерым шәхесләренең ярдәме белән мәчетнең түбәсе һәм тышлыгы тулысынча яңартыла, манара ныгытыла.

2019 елның 12нче августында Иске Яхшый авылы мәхәлләсенә 270 ел тулу уңаеннан авыл халкы, чакырылган мәртәбәле кунаклар катнашлыгында зур тантана үтә.

2024нче елда иске яхшыйлыларның күмәк тырышлыгы белән иман йорты яңа сулыш алды – мәчетнең манарасы яңадан тышланды. Бу изге эш халык тарафыннан салынган сәдака исәбенә эшләнә. “Мәчетебез белән бик горурланабыз. Чөнки ул бик бай тарихлы һәм иң борынгы мәчетләрнең берсе”,—ди Иске Яхшый авылы мәчтенең имам-хатибы Финат Галләмшин.

Рәфис Шәйхәйдәровның "Гасырларның изге ядкәре" китабы Иске Яхшый авылы мәчете тарихына багышланган булуы белән киң җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле. Әлеге хезмәт авылның рухи тормышын яктыртуда зур әһәмияткә ия. Китап белән таныш булучылар авылдагы ике мәчетнең гасырлар дәвамында ничек үзгәрүе, нинди сынаулар аша үтүе һәм ничек авыл халкы өчен рухи терәк булып калуы турында белә.

Тарих ул бер урында тормый, диләр. Һәм бу чыннан да шулай. Әле күптән түгел генә Рәфис хәзрәткә Иске Яхшый авылыннан бер гаилә мәчет тарихына кагылышлы бик кызыклы иске документлар алып килгән. Шуларның берсе - Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинның Иске Яхшый авылы мәчетенә язган 1981нче елгы хаты. Татарча гарәп хәрефләре белән язылган хатта Тәлгать Таҗетдин иске яхшыйлыларга Үзәк диния нәзарәтенә 300 сум акча җибәргәннәре өчен рәхмәт белдергән.  Икенче документ – 1980нче елда Фәгыя Гайфуллинаны мәчетне карап тору, мичен ягу өчен эшкә алу буенча килешү. Әлеге килешү буенча 20 сум хезмәт хаты да каралган. Өченчесе – 1980 елның 18нче декабрендәге ут өчен түләү кәгазе. Ул вакытта мәчет ут өчен 325 сум акча түләгән. Заманы өчен бик зур акча. Ул вакытларда тынычлык фондына районның барлык оешмалары елына бер тапкыр акча күчерсә, Иске Яхшый мәчете, комиссия кушуы буенча, ешрак һәм зуррак сумма тапшырган. Төрле салымнар да дини оешмаларга закон буенча дүртләнә артыграк салына. Шулай ук әлеге документлар арасында 1980нче,1981нче еллардагы инвентаризация актлары, салым түләү кәгазьләре бар.

Бу яңа табылдыклар, һичшиксез, китапны яңа фактлар белән баетырга һәм мәчетнең үткәненә тагын да яктылык кертергә ярдәм итәчәк.

Киләчәктә дә мәчетләр авылларыбызның бизәге булып, аларны иман һәм рухилык нуры белән балкытып торсыннар.  Һәр йортка тынычлык һәм иминлек килсен, ә йөрәкләрдә мәхәббәт һәм шәфкатьлелек булсын. “Мәчетле авыл – иманлы авыл” – бабаларыбызның бу зирәклеге безне алга таба да игелек һәм бердәмлек юлына әйдәсен!

Автор: Фиргат Набиуллин
Читайте нас