Бүгенге көндә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе аеруча актуаль. Милли кыйммәтләрне саклау, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү – җәмгыять алдында торган мөһим бурычларның берсе. Әлеге юнәлештә Балтач районында актив эш алып барыла. Күптән түгел Иске Балтач тернәкләндерү үзәге филиалы тәрбияләнүчеләре “Романтик” яшүсмерләр клубында кунакта булды. Бу очрашу балалар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Эльза Исламова балаларны клубның бүгенге тормышы белән таныштырды. Ул “Барс” хәрби-патриотик клубы һәм “Яшь армиячеләр” бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте турында җентекләп сөйләде. Бу хәрәкәтләр яшьләрдә ватанга мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, дуслык һәм бердәмлек хисләрен тәрбияләүгә юнәлтелгән. Эльза Исламованың сүзләреннән соң малайлар әлеге хәрәкәтләрнең махсус формаларын да киеп карадылар. Бу аларга үзләрен чын солдат итеп хис итәргә һәм хәрби тормыш белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде.
Очрашу кысаларында төрле мавыктыргыч уеннар да оештырылды. Уеннар барышында балалар стратегик фикерләү һәм сәламәт көндәшлек рухы күрсәтеп, үзара ярыштылар. Уеннар залында дәрт һәм көлү тавышлары яңгырады. Бу балаларның бер-берсе белән аралашуына һәм уртак тел табуына ярдәм итте.
Иске Балтач тернәкләндерү үзәге филиалы тәрбияләнүчеләре клуб директоры Гөлчәчәк Сафетдиновага һәм шәхсән Эльза Исламовага онытылмас тәэссоратлар “дөньясына” чуму мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Мондый очрашулар яшьләрнең рухи-әхлакый үсешенә зур өлеш кертә, аларга яңа белемнәр һәм тәҗрибәләр бирә. Шулай ук яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия һәм аларны даими рәвештә үткәреп тору зарури.
Киләчәктә дә Иске Балтач районында яшьләрне рухи яктан баету, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эшләр дәвам итә. Чөнки сәламәт һәм рухи яктан бай яшьләр – көчле дәүләтнең нигезе.