Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль , 09:40

Башкортстанга көчле салкыннар килә

Февраль ае чагыштырмача җылы һава торышы белән башланган булса да, 4 февраль төненнән республикада һава шартлары шактый үзгәрәчәк.

Башкортстанга көчле салкыннар килә
Башкортстанга көчле салкыннар килә

Синоптиклар алдагы көннәргә кискен салкыннар булуын кисәтә. 3 февральдә көндез һәм 4 февральдә урыны белән көчле кар, буран көтелә. Шулай ук юлларда кар көртләре, кар өеме һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Водительләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк!

5 февральдә республиканың күпчелек районнарында һава температурасы төнлә -23, -28 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда хәтта -33 градуска җитүе дә ихтимал. Көндез исә термометр -15, -20 градусны күрсәтәчәк. Явым-төшем ихтималы кимиячәк.

Шунысын да искәртик, бу салкыннар озакка сузылмаячак. Эш атнасы ахырында температура күтәрелә башлаячак һәм уртача нормага кайтачак. Һава торышының үзгәрүенә әзер булыгыз!

Автор:
Читайте нас